Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 август 2019, 17:28

АЯКЛАРЫГЫЗ АРЫП АВЫРТСА…

Җәй, нинди генә матур булмасын, беренче чиратта, кызу эш вакыты.

Җәй, нинди генә матур булмасын, беренче чиратта, кызу эш вакыты. Ул бакча эше дисеңме, ул утын, печән әзерләү дисеңме... Билгеле, күп хәрәкәтләнүдән, күп йөрүдән аяклар нык арый.
Озак йөргәннән соң аякларны җылы суда сабынлап юу, аннары тройной одеколон белән ышку файдалы. Аякка ванна ясау да бик килешә. Бүген без сезгә аның тәртибен өйрәтербез.
Алмаш ванналар түбәндәгечә эшләнә: бер таска — кайнар су, икенчесенә салкын су салалар. Башта табаннарны 2-3 минутка кайнар суга, аннары 1 -2 секундка салкын суга тыгып алалар. Болай эшләү 10-12 минут буена берничә тапкыр кабатлана.
Ылыс ванналарын таздагы суга ике балкашык нарат экстракты салып ясыйлар. Яңа җыеп алынган нарат ботакларыннан ясалган төнәтмәдән дә файдаланырга ярый.
Тозлы-содалы җылымса ванналарны 3 л суга 15әр г исәбеннән аш тозы һәм чәй содасы кушып эшлиләр.
Юкә чәчәге һәм бөтнек салынган ваннаны 3-4 л җылы суга бер уч бөтнек яфрагы һәм юкә чәчәге салып ясыйлар.
Серкә яисә камфора спирты салынган җылы ванналарны 1 л суга 1 аш кашыгы исәбеннән салып ясыйлар.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ
чыганак
Читайте нас: