Китте бит замана, кунак чакырып сыйлыйсы, үзеңнең дә барасың юк, «тычкан»ның сул як күзенә басасың да, кемгә телисең, шуңа «кунак»ка керәсең дә чыгасың. Сөйләшәсең килмәсә, бер сүз дә әйтмә, җаның теләсә, ике сәгать сөйләш, бөтенләй иренсәң – хат языш.
Әй, замана, замана! Кем кайчан, кайда укыган, кайда эшли, кайчан өйләнгән, оныгы туганмы яки берәр җирдә ял итеп кайтканмы – барысы да бар монда. Кайда дисезме? Интернетта, «Одноклассники»да. Гайбәтчеләргә эш беткән хәзер. Интернет җитез! Интернет класс!
Быел юбилеем булды минем, лаеклы ялга чыктым, Аллага шөкер. Балаларым ноутбук бүләк иттеләр. Җитәр, әни, гомерең буе эшләдең, хәзер рәхәтләнеп ял ит, «виртуальный мир» белән бәйләнештә яшә, диделәр. Яшим, нигә яшәмәскә, илдәге үзгәрешләргә чыдап, лаеклы ялга чыгалганны, анысына гына түзәрбез инде.
Башта өйрәнеп булмас, дип бик курыккан идем, өйрәттеләр. Улым бер дәфтәр тутырып язып китә - тегендә бас та, монда бас, «тычкан»ың гына чыдасын. «Әни, бөтенләй үк бозсаң, Наилгә кер», – ди. Наил – күрше малае – чын заман баласы, алты яшьтә, үзе юньләп хәреф тә танымый, ә миңа «Одноклассники» тәрәзәсен ача да бирә, рәхмәт яугыры.
Иртән торып ирне эшкә озатам, тиз-тиз генә малларны карап керәм дә, ашыга-ашыга көндезге ашны салып куям. Соңыннан кереп китәм «Одноклассники»га. Андагы яңалык! Котлыйсын котлыйм, чәчәкләр җибәрәм, кайсысына соңгы яңалыкларны язам. Барасы юк, акча кирәкми, куансыннар, күңелләре булсын, янәсе. Шулай мавыгып китеп өч кәстрүлне көндезге аш белән яндырдым инде!
Шулай беркөн дустымның дустына кереп фотосурәтләрен карап утырам. Бер таныш ханым ире белән утыра. Кара әле, бу бит минем хәләлемнең беренче мәхәббәте! Туктале, мин әйтәм, кереп чыгыйм әле, ни хәлдә яшәп ятасыз икән. Карыйм, ике катлы йорт, ишек алдында бассейн, бала-чага су коена. Шуннан туйлар китә: зур кызыныкы, кечесенеке. Өч балалары бар диләр иде, малайлары кечерәктер шул, күренми. Ә-ә-ә, менә ул – Мәскәүдә укыйдыр инде – Кремль янында фотога төшкән. Менә үзләре, бик затлы киенгәннәр. Тормыш иптәше олырак икән, үзе дә бик яшь күренми, күзләре дә бик моңсу.
Иремнең беренче мәхәббәтеннән чыккач, кызып китеп үземнең дә беренче мәхәббәтемне эзләп таптым. Карыйм, тәк, шәһәрдә яши, фатирында ремонт ярарлык, машинасы гади, балалары – икәү. Ярый, үкенерлек түгел икән әле. Ятсыннар рәхәтләнеп шәһәрләрендә, таш арасында яшәп, мин әйтәм.
Мин дә ноутбуклы булу белән фотога төшеп, балалардан интернетка куйдырттым. Башта ике сыерым Дашка белән Машка уртасында ике утыз кадаклы сөтле чиләк тотып төштем. Аннан соң, ун алты сарыгыбыз арасында, ун җиденче тәкәбезнең мөгезен хәләлемнән тоттырып, үзем йонын кыркып төштек. Карасыннар, авылда яши дигәч тә, «мескен» димәсеннәр.
Шулай «кунакта» йөри торгач, яхшы гына өйрәнеп киттем интернетка. Туктале, мин әйтәм, хәләлемә сюрприз ясыйм. Чакырып алдым тегене, килеп басты бу. Тегендә бастым, монда бастым да килеп чыкты тегенең беренче мәхәббәте. Таныйсыңмы, мин әйтәм? Хәзер күрсәтәм мин сиңа ничек яшәгәнен. Инде кердем дисәм, «Бу кулланучы сезне «кара исемлек»кә керткән» дигән язу килеп чыкты. Бер мизгел аңламый тордым, мондый хәлгә очраганым юк иде бит әле. Тагын бер кат дикъкать белән укып карыйм, барып җитте бу минем башка. Ах, мин әйтәм, кем аркасында бәхетле булганыңны аңламадыңмы әле? Беренче мәхәббәтеңә кияүгә чыкмасам, яшәр идең әнә яхшы йортларда!. Йөрер идең минем кебек бала белән чемодан күтәреп, авылдан шәһәргә, шәһәрдән авылга. Син мине «кара исемлек»кә тыгарга түгел, ә кунакка чакырып сыйларга тиеш, дип ачу белән «тычкан»ның сул күзенә басып куйдым. Интернетта бер нәрсә аңламаган хәләлем, карап-карап торды да, маллар янына чыгып китте.
Әһә, мин әйтәм, әллә түгәрәк бәхетеңне югалтудан куркасыңмы? Курыкма, куймыйм мин интернетка сезнең яшь чакта төшкән фотоларыгызны. Ирең укысын дип смс та язмыйм. Үзеңне «кара исемлек»кә дә кертмим. Беләсеңме ни өчен? Хәләл җефетем булган синең беренче мәхәббәтеңне кочаклап, ромашка чәчәкләре арасында бәхетле елмаеп фотога төшеп куям интернетка. Дусларыңның дуслары аша булса да карарсың әле.