Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 август 2019, 13:25

Тугыз айлык баланы... кыйнап үтергәннәр

Бу җан өшеткеч хәл 5 августта булган.

Бу җан өшеткеч хәл 5 августта булган.
Бер ир Казандагы күпкатлы йортның бер фатирына танышы янына кунакка килә. Фатир хуҗабикәсе, яшь ана, тугыз айлык кызын кунакка калдырып, кибеткә китә.
Әнисе юкта бала елаган, ә ир аны башына сугып “тынычландырган”. Әнисе кызында кыйнау эзләре күрсә дә, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмәгән, дип яза "Татар тудей".
Нәтиҗәдә, 6 августка каршы төндә кыз үлә. Аның үлеме факты буенча Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсе «кече яшьтәге баланы үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәбәр ителүенчә, кеше үтерүче тоткарланмаган әле, аны эзлиләр.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: