Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 август 2019, 16:37

Бер-береңне гаепләүдән хәл яхшырамы?

Яки водитель таныклыгы алучылар ни өчен юлга чыгарга курка...

Яки водитель таныклыгы алучылар ни өчен юлга чыгарга курка...


28 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Бу җыенда хокук саклау органнарының күп кырлы хезмәтенә бәя бирелде, 2018 елга йомгаклар ясалды. Ил җитәкчесе башка мәсьәләләр белән беррәттән юл йөрү хәвефсезлегенә дә тукталып үтте.


Бүген көн саен Русия юлларында 50 гә якын кеше үлә, 600 кеше төрле җәрәхәтләр ала. Алдагы көндә дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота торган техник чараларны үстерергә, автомат рәвештә фото һәм видеофиксация системасы челтәрен киңәйтү өстендә эшләргә кирәк – дип чыгыш ясады Владимир Путин. Машина йөртү таныклыгын алганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерүче имтиханга югары таләпләр куярга кирәклегенә аерым басым ясап әйтте ул.

Моның сәбәпләре дә бар. Илдә 2011 елдан алып автомәктәпләрдә уку-укыту реформасы бара, әмма әллә ни алга китеш сизелми. Бездә ниндидер яңа кагыйдәләр, таләпләр кертергә омтылалар. Мәсәлән, 2015 елның 20 октябрендә Эчке эшләр министрлыгының имтихан тапшыруда өстәмә таләпләр куелган карары дөнья күрде. Шул көннән алып имтиханның теоритик өлешендә һәр хата өчен тагын өстәмә 5 сорау бирелә башлады. Моңарчы 20 сорауның, ким дигәндә, 18 енә җавап бирергә кирәк иде. Хәзер инде 2 хата китә икән, барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Әмма сораулар санын арттырып, курсанттан җаваплар ятлап кына яхшы водитель әзерләп булмаячагын барсы да аңлап тора. Элегрәк, ДОСААФ автомәктәпләрендә укыту системасы бөтенләй башкача иде. Беренчедән, анда гомере буе шушы эш белән шөгыльләнгән педагоглар дәрес бирде. Аларның укытуга мөнәсәбәте бөтенләй башкача иде. Чөнки алар кагыйдә ятларга түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы булырга өйрәтәләр иде. Һөнәри һәм тормыш тәрбиясе туплаган укытучылар юлда нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкинлеге, аларга әзер булырга кирәклеге хакында сабак бирделәр. Бүген автомәктәпләр шул кадәр “үрчеде”, хәзер укыту белән кемнәр шөгыльләнгәнлеге дә аңлашылмый. Бер уйласаң, меңәрләгән шәхес автомәктәпләр ачылу алар арасында көндәшлек тудырырга тиеш. Әмма сыйфат ягыннан көндәшлек юк. Уку өчен хакны бераз киметә төшеп, күбрәк курсантлар җәлеп итү ягыннан гына көндәшлек сизелә. Минем тормыш иптәшем дә, өлкән улым да йөртү таныклыгы алганнан соң, яңадан, шәхси инструктор белән өстәмә дәресләр алдылар. Шуннан соң гына олы юлга чыга башладылар. Нигә соң автомәктәпләрдә дә шәхси инструкторлар кебек тормыш сабакларына, юл хәвефсезлегенә өйрәтмиләр? Чөнки инструкторларның үзләренә таләпләр йомшарды. Русия Хезмәт министрлыгы автомәктәпләрдә эшләргә хокуклы кешеләргә хезмәт стандартлары кертте. Инструктор булып эшләячәк кешенең үзе укытачак категория буенча кимендә 3 ел эш стажы булу һәм соңгы 5 ел эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозып таныклыгын алдырмау да җитә икән. Таныклыгын алдырган кеше нинди дә булса кагыйдәне тупас рәвештә бозган кеше була бит инде ул. Димәк, яңа хезмәт стандартларына ярашлы һәрбер кеше инструктор булып эшли ала дигән сүз бит бу.


Автомәктәп инструкторларының һөнәри осталыгын күтәрү өчен 16 сәгать каралган. Димәк, ул 2 көндә юл йөрү кагыйдәләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлатып бирә алырлык дәрәҗәдә белем өстәргә тиеш булып чыга. Германиядә, мәсәлән инструкторлар автомәктәпкә эшкә урнашу алдыннан 2 еллык махсус курслар үтеп имтихан тапшырырга тиеш.


Регионара автомәктәпләр ассоциациясе президенты Татьяна Шутылева безнең илдәге хәлгә мондый аңлатма бирә:


Шәхси автомәктәп хуҗалары инструкторларга түбән хезмәт хакы кую аркасында эшкә урамнан теләсә кемне ала башладылар. Араларында бөтенләй таныклыкларын алдыручылар булуы да ачыкланды. Бүгенгесе көндә автомәктәпләрдә 100 меңнән артык инструктор эшли. Автомәктәпләрнең эшчәнлеген һәм стандартларга туры килү-кимәвен “Рособрнадзор” ның төбәк оешмасы тикшерә. Әлеге оешманың соңгы таләпләре буенча инструктор хезмәтенә, кимендә, урта махсус белемле кеше генә кабул ителергә тиеш. Мәктәпләрдә белем алучы курсантларның саны да укыту классаларының санына, мәктәпнең зурлыгына карап билгеләнергә тиеш. Шәхси автомәктәпләр хуҗалары хезмәт хакын күтәрмәсә, анда тәҗрибәле һәм бу эшнең чын осталары килүенә өмет юк. Юл йөрү кагыйдәләренең һәм автомәктәпләргә карата таләпләрнең еш үзгәреп торуы да безнең тармакта эшне уңайлаштырмый, әлбәттә, – диде ассоциациясе җитәкчесе. Чынлап та, автомәктәпләр эшчәнлегенә таләпләр ел саен диярлек үзгәреп тора. Мәсәлән, 2011, 2013, 2015 нче елларда имтихан бирүдә дә, мәктәпләрне җиһазландыру буенча да күп кенә үзгәрешлр булып алды. 2016 елдагысы бик күп мәктәпләрнең бөтенләй ябылуына китерде Аларның һәрберсенә хакы 700-800 мең сум торган стендлар алып куярга кушылды. Мәктәпнең автодромы размерларын да күпкә зурайтырга кирәк иде. Үзегез аңлап торасыз, шәһәрдә өч метр җир алуы да зур проблемага әйләнә. Таләпләрне үтәмисең икән– лицензия бирелми, ә лицензиясез уку сертификаты бирергә хокукың юк. Өстәвенә, автодром һәм укыту биналарының ярашлы булуы хакында белешмә дә кирәк. Аны Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе генә бирә. Әгәр дә бу белешмәң булмый торып, курслар үткәреп сертификат биргәнсең икән, алар гамәлдән чыгарыла. Шул рәвешле күпме кешеләр укыган өчен акча түләп тә сертификат алалмыйча калды. Автодром һәм классларны җиһазландыру өчен һәрбер мәктәп 2 миллион сумга кадәр акча сарыф итте.


Дәүләт казнасыннан бу үзгәрешләр өчен миллирдларча акча түгелде. Автомәктәпләр дәүләт заказы һәм хокук органнары, хәрби комиссариатлар юлламасы белән дә водительләр әзерли бит. Бу очракта акчалар сарыф ителде дип түгел, ә исраф ителде дип әйтергә кирәктер. Чөнки Русия юл харәкәте хәвефсезлегенең баш идарәсе начальнигы генерал Михаил Черников имтиханнар вакытында автомәйданчыкта бирелә торган имтиханны бөтенләй бетерегә кирәк дигән закон проекты белән Дәүләт думасына чыкты. Баш инспектор шәһәр һәм мәйданчыктагы имтиханны берләштерегә кирәк ди. Ил Президенты автомәктәпләрдә әзерлекнең түбән булуы өчен борчыла, ә генерал Черников беренче тапкыр машинага утырган кешеләрне олы юлга чыгарып җибәрергә җыена. Мәйданчыкта күнекмәләр үтүне гамәлдән чыгаргач, турыга урам юлларында өйрәнергә кала бит. Аннары, 2016 елдагы таләпләр аркасында миллионнарча акчаларын тотынган эшкуарлар ни эшләргә тиеш. Инде җиһазландырылып беткән автомәйданчыкларны ябып куйсалар, аларны нигә төзергә иде?


Мин әле җиңел автомобиль таныклыгы алыр өчен укучылар өчен генә борчылам. Ә прицеп машинасына беренче тапкыр утырган һәм шәһәр урамында йөререгә өйрәнергә чыгып киткән курсанттан ниләр көтәргә? Курсант килә дип, махсус юл хәрәкәтен туктатып торыргамыни инде? ДОСААФ оемашсының һөнәри әзерлек департаменты директоры урынбасары Александр Пискарев бу закон проектының бөтенләй уйланмый эшләнүе хакында белдереп чыгыш ясады.


Автомәйданчык бетерелеп, яңа килгән курсантларны прицебы белән 20 метр озынлыктагы “ КамАЗ”га утыртып шәһәр урамына чыгарып җибәрүне күз алдына да китерә алмыйм. Ни өчен миллионнар түгеп бу автомәйданчыкларны төзедек соң? Дөресен генә әйткәндә, ЮХХДИның имтихан алу өчен үз мәйданчыклары да юк бит. Автомәйданчыклар гамәлдән чыгарылса да, без аларны әлегә саклап калачакбыз. Шул ук ЮХХДИ хезмәткәрләре курсантларның 50 процентының автомәйданчыкта имтихан бирә алмаулары хакында мәгълүматлар бирә. Һәрбер икенче кеше мәйданчыкта йөри алмаганда, аларны турыга шәһәр урамына чыгарып җибәреп буламы соң?

Бүгенгесе көндә автомәктәпләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм иткән үз мәйданчыклары булу белем сыйфатын тотып тора да инде. Әгәр дә бу мәйданчыклар таләп булып тормаса, теләсә кем курсантларга лекция укыр өчен арендага берничә бүлмә алып автомәктәп ачып җибәрәчәк. Анда шулай ук урамнан җыелган инструкторлар юл йөрү серләренә өйрәтәчәк. Нәтиҗәдә машинага утыргач кузгалырга курыккан водительләр саны тагы да артачак. Кемнәрдер төпле белем бирми генә җиңел акча эшләячәк һәм юлларда күпме кешеләрнең гомерләре өзеләчәк. Көннән-көн юл йөрү кагыйдәләре катгыйлана, штраф күләме үсә. Дистә меңләгән әзерлексез водительләр арткан вакытта штраф күләмен күтәреп кенә тәртип саклап буламы соң? Ни өчен шулай?

Рәдиф Фәтхи.
Читайте нас: