Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 август 2019, 16:03

Данир Сабиров: "Хатын чабам дип торганда..."

Бу сәхнә осталары ни генә уйлап тапмый!

Данир Сабиров әнә хатыны Миләүшә белән, халат киеп, себерке тотып фотога төшкәннәр. Халатлары да гади түгел! Данирның халатына - “Мунча эшләре министры”, ә хатынының халатына “Мунча эшләре министры урынбасары” дигән язу чигелгән.

Пародияләр остасы “Хатын чабам дигәндә каршы килергә ярамый. Кем кайда, без - мунчага!”- дип тә язып куйган.

Инстачылар дәррәү кубып “Җиңел пар белән!” - дип язганнар.

“Иииииии!!! Данир, әллә ниләр уйлап табасыз да, безнең күңелләрне күтәрәсез. Җиңел пар белән!!! Мунчадан рәхәтләнеп чабынып, чабындырып кайтыгыз бер-берегезне!”, “Битләр кызарганчы чаптыгызмы бер-берегезне?”, “Шундый биюдән соң мунчага бармасаң - гөнаһ” дип комментарийлар калдыручылар да бар, дип яза "Интертат".

“Әй себеркесе дә кибетнеке, үзе җыймаган”, - дип тә язып калдырган берсе.
Читайте нас: