Маяк
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2019, 11:29

Чәчәкләргә гашыйк кыз

Фотосурәттә Ралина Алпутова чын чәчәкләрдән ясалган күлмәктә.

Ул ике өлештән тора – корсет һәм каркастан эшләнелгән итәк. Искитмәле гүзәл күлмәкне ясар өчен 800гә якын чәчәк кирәк. Әнисе белән Ралина аны матур итеп фотога төшәр өчен инде берничә ел рәттән ясый.


Октябрьский шәһәреннән Ралина Алпутованың әти-әнисе эш булмаганлыктан 90нчы елларда бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп, Ралина 9 яшеннән үк теплицалар, түтәлләр белән бәйле эшкә җәлеп ителә, бу эш аңа бик тә ошый. Шул яшьтән үк кыз да яшелчәләр-чәчәкләр үстерә, әти-әнисе, уңышын сатып, аңа “эш хакы” түли.

Мәктәптән соң Германия белән кызыксынганга, немец рок төркемнәрен тыңларга яратканлыктан немец теленнән тәрҗемәчегә укый, әмма кыз өчен болар хобби гына була.

Аның чын мәхәббәте, күңеле белән яратып башкарганы – җир эше, чәчәкләр үстерү. 2012 елдан ул утырткан чәчәкләр мәйданын киңәйтә, әниләре исә виноград үстерү белән шөгыльләнә башлый. Ралина сүзләре буенча, бу ярыйсы гына керем китерә, җитмәсә, кышын алар 6 ай ял итә.

Бу төр эшчәнлекне үз иткәннәр өчен сезон мартта башлана. Чәчәкләрне ул, гадәттә, берәмләп сату өчен үстерә. 1 сентябрьгә дә чәчәкләрдән төрле гөлләмәләр ясап сата.

чыганак http://www.omet-rb.ru/
Читайте нас: