Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2019, 16:25

Йоклап яткан хатынының битенә кайнар су коя

Запорожьеда (Украина) яшәүче 25 яшьлек Анастасия иренең шундый кабахәтлегенә хаман ышанып бетә алмый.

Запорожьеда (Украина) яшәүче 25 яшьлек Анастасия иренең шундый кабахәтлегенә хаман ышанып бетә алмый. Әлеге вакытта ул дәваханәдә ята һәм ире янына кайтырга курка. Бу вакыйгадан алдагысы көнне алар үпкәләшкән булган. Шуның өчен ире үч алган. 28 июль көнне иртән Анастасия йоклап яткан вакытта ире авызына ике кәстрүл кайнап торган су коя да өйдән чыгып кача. Хатын авыртынуна чыдый алмыйча, тәрәзәдән чыгып, урамдагы кешеләрдән ярдәм сорый. Мәрхәмәтле кешеләр шундук ярдәм итәләр - полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Табиблар гәүдәсенең 25% өлеше пешкән дип диагноз куя. Битләре, муен, кулбашлары, күкрәге җәрәхәтләнгән. Ике балалары (4 һәм 6 яшь) үсеп килә. Анастасиягә кан җибәрү таләп ителгән, дарулар һәм уколлар сатып алу өчен яхшы күңелле кешеләр акчалата ярдәм иткән. Үзенең якын кешеләре арасыннан бертуган абыйсы гына бар. Мәктәп-интернатны тәмамлап чыккач, кыз педагогия колледжына укырга керә. Тулай торакта яши башлагач, 1 нче курста булачак ире Дмитрий белән таныша. Ике атна дигәндә егет янына күченеп китә һәм тиздән авырга узып, декрет ялына чыга. Күрәсең, кыз баланың күрәчәге шулай булгандыр инде - тормыш иптәшеннән ул уңмый. Үзеннән 8 яшькә олы Дмитрий эчәргә ярата булып чыга, наркотик матдәләр белән дә мавыгуы сер булмый. Кызганычка каршы, күпчелек ятим үскән балаларның язмышы әнә шундый аянычлы килеп чыга шул. Чөнки зур тормышка аяк басар алдыннан ипле киңәш бирүче, юатучы, ялгышлыклар эшләгәндә туры юлны күрсәтүче якын кешеләрдән мәхрүм алар. Анастасиянең дә яклар кешесе юк. Иренең әнисе исә хәл белү өчен түгел, ә полициядән гаризаңны ал дип көн дә шалтырата икән.
Читайте нас: