Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2019, 18:14

Бер миллион доллар акча отарга... мәче ярдәм иткән

Бөек Британиянең Мэнсфилд шәһәрендә яшәүче Эндрю һәм Паула Хэнкоклар Шорткейк кушаматлы мәчеләре ярдәмендә кинәт миллионер булдылар һәм бөтен илгә танылдылар.

Бер август кичендә мәче ашарга сорый башлый. Гаилә башлыгы кибеткә мәче азыгы алырга бара, ә юлда лотерея билеты сатып ала, соңыннан ул бәхетле булып чыга. Хэнкок бер миллион доллардан артык акча ота, дип яза “The Birmingham Live”.

Ир белән хатын барысы да нәкъ менә аларның мәчесе аркасында килеп чыкты, дип саный һәм хәзер аның менюын җитди рәвештә үзгәртергә һәм аңа затлы ризыклар өстәргә ниятли.

Моннан тыш, откан акчага пар сәяхәт кылырга, машина һәм йорт сатып алырга да планлаштыра.
Читайте нас: