Маяк
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2019, 13:00

Егет кызының күкрәген кисеп алырга маташкан...

Бу коточкыч хәл турында укыганда тәннәр чымырдый.

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре 20 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул йөргән кызының күкрәген кисеп алырга маташкан. Имгәнгән кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.
Коточкыч вакыйга 11 августта кичке җиде тирәсендә була. 17 яшьлек Динә (исеме үзгәртелде) элек йөргән егете Руслан белән очрашуга бара. Кыз мөнәсәбәтләргә соңгы нокта куярга җыена. Ләкин әңгәмә барып чыкмый, бу очрашу кыз бала өчен мәхшәргә әверелә.
Динәнең әнисе сүзләренчә, егет кызны урманга алып китә, башына каты итеп йодрык белән суга һәм җиргә егып сала. Аннары пычак белән кискәли башлый. Егет Динәнең башын, муенын кискәләп бетерә, күкрәгенә пычак кадый, шулай итеп үпкәләрен дүрт урыннан тишә.
Руслан үзе кызны кыйный, үзе аракы эчә. Динә исә котылмакчы булып тыпырчына. Кыз баланы җәзалау берничә сәгать дәвам итә.
Динәне әнисе коткара. Ул, нидер сизенеп, кызына шалтырата. Трубкада кызының калтыранган тавышы ишетелә. Шуннан соң ана "Полиция чакырыргамы?" дип сорый. Динә, елаудан көчкә тыелып, "Әйе!" дип җавап бирә алган.
Полиция хезмәткәрләре чакыру алуга ук шул урынга китә. Алар чирәмдә ябык кына кыз бала ятуын күреп ала. Аның янында канга баткан җәзалаучы басып тора. Егетне тоткарлап, тикшерүчеләргә илтеп тапшыралар, кыз баланы исә вертолет ярдәмендә хастаханәгә алып китәләр.
чыганак:матбугат ру
Читайте нас: