Бүген иртән анда бер кешене шартлатканнар.
"Растяжка" дип аталган бу үлем тозагы капкага куелган булган. Нәтиҗәдә, 72 яшьлек йорт хуҗасы җитди яраланган.
Тикшерү ачыклавынча, ир кеше капкасын ачуга шартлау яңгырый. Ул, җәрәхәтләр алып, дәваханәгә озатыла.
Әле вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли. Аларның фаразы буенча, бу иргә һөнәри эшчәнлеге аркасында һөҗүм оештырылган.
Каза күрүче шәхси йортларда газ җиһазлары урнаштыру белән шөгыльләнә. Шушы эш буенча ул бу өлкәдәге көндәшләре белән конфликтка кергән.