Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2019, 11:50

Явамы сездә?

Ява шул!

Төбе тишелгән кебек... Өченче көн генә түгел инде, тоташ яңгыр ява... Кем белән сөйләшсәң дә бер “аһ-зар”...

Явамы? Бездән сорыйсызмы? Ышанмассыз- яумый бит әй! Әйе, Уфада көн ачылмакчы. Томан төшкән. Үзе җылы. Көттергән яңгыр кебек үзеннән соң һава да сафланып калган әле, җитмәсә.

Кулчатылар җыелган булса да, букчада әзер - яңгыр көтеп ята. Машиналарның тәрәзәләрендәге дворниклар да ял итә, күлләвекләр тын калган - аларга тамчы да таммый!

Рәхәт икән яңгырсыз да! Җитеп торадыр. Күк кәнсәләренә гариза барып җитәр микән, ялварып карыйк әле. Без бит тугызынчы катта утырабыз, шул кәнсәләргә якынрак, димәкчемен. Бәлки ишетерләр. Бөтен яңгырны быел яудырып бетермәсен иде бит әле... Без запас белән яшәп өйрәнгән халык. Игенчеләрнең җаны әрнидер, ята бит, чери бит кырларда.

Явамы? Яумый әле. Яумаска тиеш. Һич югы, ялларга көннәр ачыла, диләр. Көтәбез. Яумый торсын инде.
Читайте нас: