Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 00:45

"Аңа чәчкә түгел, дога кирәк..."

Безнең халыкка ярап булмый инде.

Әнә Салават Фәтхетдиновның Әлфия Авзалова яшәгән йорттагы истәлек тактасына чәчәкләр куюын да ошатмаган кешеләр бар. Ниләр генә язып бетмәгәннәр!

"Рәхмәт, Салават, рәхмәт! Әлфия апаның рухын гөлләргә төргәнең өчен! Чәчәкләр ул - тамашачының мәхәббәте. Афәрин! Шушы мәхәббәтне моң алдында уртак иткәненә! Бу чәчәкләр аша син тамашачының алкышларын да, хөрмәтен дә, яратуын да Әлфия апа белән бүлешәсең", - дип яза Динә Латыйпова.

Әмма Салават Фәтхетдинов чәчәкләр куйган саен аның бу гамәлен тәнкыйтьләүчеләр дә бик күп, дип яза "Интертат".

"Аны урам себерүчеләр чистарта инде. Тиз шиңә бит".

"Әлфия апага чәчәк кирәк түгел, дога кирәк".

"Сез концерттан соң чәчәкләрне куйган ишегалдында урам себерүче акылдан язадыр, концертларыгыз тизрәк бетсен дип телидер".

"Концерттан җыелган чәчәкләр генә куялар шул, көн саен үз акчаларына шуның кадәр чәчәк сатып алып куймыйлар".

"Исерекләр ул чәчәкләрне алып саталардыр инде".

"Нинди изгелекләр эшләсәң дә, кешегә ярап булмый", - дип яклаганнар Салаватны.
Читайте нас: