Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 13:49

Баш миендә суалчаннар үскән

Һиндстанның Харьяна штатында 18 яшьлек егетнең баш миендә суалчаннар үскән һәм ул вафат булган.

Бу турыда The New England Journal of Medicine басмасына сылтама белән РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Егетнең эченең аскы өлеше, җенес органының уң ягы авырта башлый, уң күзе шешә һәм ул табибларга мөрәҗәгать итә. Хастаханәдә томография ясаганнан соң, егетнең баш миендә суалчан эзләре күренә. Мондый эзләрне дуңгыз суалчаны личинкалары калдыра икән.

Табиблар егеткә дарулар бирә, ләкин дәвалау ярдәм итми. Ике атнадан соң, 18 яшьлек егет җан бирә.

Соңрак ачыкланганча, бу егет берникадәр вакыт алданрак пешеп җитмәгән дуңгыз ите ашаган булган.

Бу суалчаннарны икенче төрле солитер, тасма суалчан дип атыйлар. Алар хайван һәм кеше организмында паразит булып яши. Гәүдә озынлыгы 10 мм га кадәр җитә. Аларның башында түгәрәк формасындагы дүрт имгеч урнашкан. Бу авыру дөрес итеп әзерләнмәгән дуңгыз, үгез итен ашаган кешегә иярергә мөмкин. "Интертат".
Читайте нас: