Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 12:34

Ике сәгать боз тулы тартма эчендә утырган

Үзе теләп. Дөнья рекорды куяр өчен.

Венада (Австрия) яшәүчеләр бер көнне тимер юлы вокзалы яныннан үткәндә гадәти булмаган күренешкә тап була. Спортчы Йозеф Кеберль боз тулы зур тартма эченә кереп, 2014 елда шулай боз эчендә 1 сәгать 53 минут 10 секунд утырган Кытайда яшәүче Цзинь Сонхаоның рекордын уздырырга уйлый. Чыдам спортчы үз дигәненә ирешә: ул 2 сәгать, 8 минут һәм 47 секунд түзә ала.

Табиблар батыр ирнең хәлен күзәтеп, тән температурасын үлчәп тора. Соңыннан аның сәламәтлеген яхшылап тикшерәләр.

Менә нинди юллар белән кешеләр дан казана...
Читайте нас: