Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 август 2019, 11:19

Радий Хәбировка Элвин Грей турында китап бүләк иттеләр

Татарстанның «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә «Морадым» музыкаль-мәгълүмат тапшыруын алып баручы журналист Рәхимә Вәлиуллина башкорт-татар эстрадасы йолдызы турында китап язган

Китап башкорт һәм татар телләрендә бастырылган.

- Барысы да безнең очрашудан, Радикны һәм аның 13 кешедән торган төркемен өемә чакырудан башланды. Ул вакытта Радик Татарстанга беренче тапкыр килде һәм мин аны хупладым, - дип сөйләде автор.

- Аннары мин аның белән һәм аның якыннары белән дуслаштым, берничә тапкыр Радик белән сөйләштем, әнисе, укытучылары белән аралаштым. Китапны мәктәпләрдә сорыйлар инде, чөнки бу гади егетнең күтәрелү тарихы, - диде Рәхимә Вәлиуллина.

Китапта Радикның алты айлык чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр фотосурәтләре урын алган.

Татарстан башкортлары исеменнән китапны Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка Уфаның "Торатау" Конгресс-холында Русия төбәкләрендәге башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда бүләк иттеләр.
Читайте нас: