Казанда яшәүче хатын яңа туган баласын юындырганда, ялгыш идәнгә төшереп җибәргән, бала үлгән.
«Тикшерүчеләр фаразы буенча, 9 август кичендә хатын коендырган вакытта өч атналык улын ялгыш идәнгә төшереп җибәргән. Бала баш мие имгәнү сәбәпле үлгән», - дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетыннан.
Хатын үз гаебен таныган, дип яза "Матбугат.ру". Фаҗига факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.