Тарихка күз салсаң, элекке чорда, малай туса, җир бүлеп биргәннәр, ә кызлар гаиләдә “артык тамак” булып саналган. Хәтта кыз бала тугач, аны үтерүгә кадәр барганнар. Тора-бара заман үзгәреп, хатын-кыз нәсел дәвамчысы буларак кабул итә башлаган. Алар гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, ашарга пешерү вазыйфаларын үтәгән. (Бүген дә бу хатын-кызның төп тәгаенләнеше булып тора.) Ләкин ир-егетләр белән тигезлек үткән гасырда гына формалаша башлаган. Хатын-кызларның сайлауларда үз тавышы булмаган, эш көне ир-егетләрнекеннән артыграк булса да, хезмәт хакы аларга азрак түләнгән, һөнәрләр буенча чикләүләр булган, гомумән, хатын-кызларның хокуклары кимсетелгән. Мондый тигезсезлеккә түзеп яши алмагач, хатын-кызлар баш күтәрә башлаган.
Үз хокуклары, тигезлек өчен көрәш башлаган хатын-кызларны феминисткалар дип йөртәләр. Алар гомерләрен аямый, хатын-кызларның бүгенге тормышы өчен көрәшкән. 1793 елда Олимпия де Гуж исемле ханым “Декларация прав женщины и гражданки” дигән язмасында хатын-кызлар хокуклары һәм ирке мәсьәләсен күтәргән. Әлбәттә, бу дәүләт тарафыннан кабул ителмичә, аны җәзага тарттырып, үлемгә хөкем иткәннәр.
Русиядә тигезлек өчен көрәшне анархистлар башлаган. Анархист Михаил Бакунин хатын-кызлар белән ир-егетләр арасында сәяси һәм социаль хокукларның тигезләшүен таләп иткән. Ана һәм бала социаль гарантияләр, югары белем алу хокукы өчен көрәшкән. XIX гасырда Русиядә шушы максатта хатын-кызлар өчен түгәрәкләр оештырыла, тәрҗемәчеләр, гәзит-журналлар, китаплар бастыручылар берлекләре төзелә.
Ниһаять, башлангычлар хупланып, хатын-кызлар теләгәненә ирешә. 1917 елда Русиядә ир-егетләр белән хатын-кызлар арасында рәсми рәвештә тигезлек кануннары кабул ителә. Ә 1918 елда ул закон беренче совет конституциясендә ныгытыла. Шуннан башлап власть ир-егетләр белән хатын-кызлар арасында хезмәт, гражданлык, гаилә, белем алу хокукларын тигезләштерә. Хатын-кызлар хезмәтен саклау, ана һәм бала хокукларын яклау буенча карарлар кабул итә.
– Гаилә институты таркалу (алар бер-берсе алдында җаваплылык тоймый).
– Ир-егетләр һәм хатын-кызларның табигатьтән салынган асыл билгеләрен югалту (хатын-кызлар ир-ат функцияләрен башкара, шул ук әхлакый яктан да ир-ат сыйфатларын ала, ә ир-егетләр исә киресенчә).
Ул нәрсәгә китерергә мөмкин?
Хокуклар тигез булгач, бурыч һәм җаваплылык та арта төшә. Мәсәлән, хатын-кызлар табигате буенча барыбер ир-атлардан ярдәм көтә. Ә алар арасында тулы тигезлек булдыру өчен көрәшүчеләр исә мондый очракта тик үзеңнән генә ярдәм көтәргә кирәклегенә төшенергә тиеш.
Шулай ук, тигезлек дигәч, димәк хатын-кызларга бирелгән ташламалар да юкка чыгарылачак дип аңларга кирәк. Мәсәлән, хатын-кызлар ир-егетләргә караганда 5 ел иртәрәк пенсиягә чыга. Әгәр дә тулы тигезлек турында сөйләсәк, мондый очракта да тигезлек булдыру кирәктер. Соңгысын саклау өчен чит илләрдә хатын-кызлар әле булса көрәш алып бара.
Гомумән, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында тулы тигезлек кирәкме соң? Бу мәсьәлә әле булса ачык кала.
Психолог Анна Бондаренко фикеренчә, тигезлекне ничек аңлавыбызга бәйле, ул кирәкме-юкмы дигән сорау куеп була.
Әгәр дә тигезлекне тигез хокукка ия булу, дип карасак, бу очракта ир-егетләр дә, хатын-кызлар да тигез. Димәк, алар тигез хокуклы һәм тигез җаваплылыкка ия.
Әгәр дә тигезлекне тигез кыйммәтләр буларак кабул итсәк, ир-егетләр дә хатын-кызлар да бертигез кыйммәтләргә ия.
Әгәр дә тигезлекне безнең үзенчәлекләребездән һәм мөмкинлекләребездән чыгып карасак, мондый очракта, әлбәттә, ир-егетләр белән хатын-кызлар тигез булалмый. Чөнки, асылда, исә без физик, психик һәм физиологик яктан аерылып торабыз.
Моны һәрчак исәпкә алырга һәм аны кабул итәргә кирәк. Чөнки аерманы кабул итү безнең тигезлекнең һәм кыйммәтләр тигезлегенең нигезен тәшкил итә.