Күрмәгез дә. Коточкыч хәл. Әнә Ульяновскида биш өлкән кеше һәм ике бала, шушы май белән агуланып, дәваханәгә китерелгән. Аларда кан агуы күзәтелә. Бер кешенең хәле нык авыр.
Кайбер мәгълүматлар буенча, агуланучыларның берсе үлгән. Зыян күрүчеләрнең барысы да майны базардан сатып алган. Якынча фаразлар буенча, продукция җитештерелгән көнбагышта комык агуы булган.
Теләсә кемнән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алмаска тырышыгыз. Аның ничек, нәрсәдән ясалганын кем белә. Иң яхшысы, ризыкны кибетләрдән сатып алу.