Маяк
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2019, 23:45

Сургутта бер якташыбыз батып үлгән

Ул ГРЭС сусаклагычында су керергә булган.

Шунда булган кешеләр егетнең озак кына йөзүен, аннары күз уңыннан югалуын әйтә.

Коткаручылар аның җансыз гәүдәсен генә тартып чыгарган.

Белдерүләренчә, Сургутта су керер өчен җиһазландырылган сулыклар юк. ГРЭСта техник ихтыяҗлар өчен кулланыла торган су. Анда көчле агым, ә төбе төрле металл конструкцияләр, арматура белән тулган. Анда су керергә ярамый.

25 яшьлек якташыбыз Балакатай районының Карлыхан авылында җирләнәчәк.
Читайте нас: