Күкләр канцеляриясен, ил башлыкларын, депутатларны гына түгел, якты дөньяга килүендә мөһим роль уйнаган әтисен дә хәтта. Тәүдә абзый бергә туры килгән ике бәйрәм шаукымы белән күбрәк “кырын төяп” ташлагандыр дип уйласам да, ул бераз тынычлана төшкәч, эшнең күпкә тирәндәрәк икәнен аңладым.
Хикмәт, әлеге дә баягы, быелдан Русиядә тормышка ашырыла башлаган пенсия реформасына бәйле булып чыкты. Аңлашыла, барлык яшьтәшләре кебек үк, әлеге абзый да, 60 яшен тутырып, тизрәк пенсия ала башлавын көтеп йөргән. Һәм “мин өйләнгәч кенә төн кыскарды” дигән кебек, пенсия яшенә җиттем дигәндә генә Хөкүмәт алар өчен дә бу чикне янә ярты елга чигерде. Абзыебыз, калган яшьтәшләре кебек үк “ярар, илгә нәрсә, безгә шул инде”, дип кул селтәр, тынычланыр иде дә. Әмма монда янә бер әтнәкәсе бар икән шул. Ерак 1958 елның декабрендә әтисе авыл советына улы туу турында таныклык алырга баргач, урындагы җитәкчелек: “Энекәш, быелга туым буенча планны тутырдык, зинһар өчен, улыңның туу вакытын бер айга чигереп, киләсе елның гыйнвар башы белән языйк инде”, – дигәч, яшь әтигә шуңа күнүдән башка бернинди дә чара калмый. Шулай итеп, әлеге абзыебыз авыл советыннан бер елга “яшәреп” кайта һәм шуның аркасында пенсия реформасы башланганчы хаклы ялга чыгып өлгерәлми кала. Кыскасы, бу мәсьәләдә ике тапкыр “система корбаны” була дияргә дә мөмкиндер. Хөкүмәт башлыклары, депутатлар белән бергә әтисен дә кушып сүгүе шуның белән бәйле икән.
Әтигә минем дә дәгъва бар әле ул. Нинди дисезме? Ә менә нинди.
Барыгыз да белүегезчә, иң югары җитәкчелек 2030 елга Русиядә уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү бурычы куйды. Әйткәндәй, югарыда телгә алынган пенсия реформасы башлануга да бер сәбәпче шул булды. Ил халкы картая, ягъни уртача гомер озынлыгы арта икән, димәк, хезмәттә булу вакыты да шуңа бәрабәр артырга тиеш. Һәрхәлдә, пенсия реформасын җәелдерүчеләр һәм тормышка ашыручылар киң катлам халыкка моны шулай аңлатты. Вәт. Кыскасы, гамәлдәге пенсия кануниятенә ярашлы мин, күпчелек русиялеләр кебек үк, 65 яшьтә хаклы ялга чыгарга тиеш булам. Әтигә дәгъвам да шуңардан. Пенсия кануниятендәге, илдә уртача гомер озынлыгына бәйле үзгәрешләрне һич кенә дә алдан күзалламый, кыска гомерле нәселдә дөньяга килгән ул. Соң Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында (җиде ел!) солдат шулпасын чөмергән бабкабыз 63 яшендә үк фронт яраларыннан һәм авыр хезмәттән бакыйлыкка күчкән. Причем монда ул, диярсез. Притом шул: белгеч-табиблар гомер озынлыгында нәсел факторы мөһим роль уйный, диләр. Ягъни, шуннан чыгып фикер йөрткәндә, ил җитәкчелеге билгеләгән 80 яшь чигенә җитү, һәм 45 ел дәүләткә намуслы хезмәтемнең әҗере булган пенсия акчасын һичьюгы 15 ел алып кинәнү өчен миңа бабкамнан азмы-күпме 17 елга озаграк яшәргә тырышырга кирәк булачак. Юкса, пенсия яшенә дә җитми... Тәүбә-тәүбә, уйларга да куркыта. Ә бит андыйлар да аз түгел...
Әтигә дәгъвам шул: булмаганмы аңа шунда сугышта да, тыныч тормышта да әлләни ватылмаган, аның каравы 90-100 яшькә кадәр гомер кичергән берәр гаиләдә туарга?! Андый кайберәүләрнең инде хәзер зур пенсия акчасына һәм күпсанлы ташламалар исәбенә үзләрен, балаларын гына түгел, оныкларын да зур шәһәрләрдә фатирлы итеп бетерүләрен телгә алып тормыйм. Беренче көн-нәрдән Ватан сагына басып, сугыш яланнарында ятып калган яисә аннан соң илне хәрабәләрдән күтәрешеп, яшьли вафат булган һәм моның өчен дәүләттән ни үзләре, ни якыннары бер тиен түләү алмаган миллионлаган кичәге ветераннар өчен йөрәк әрни. Хәер, монысы бөтенләй башка тема. Ә илдәге аерым җитешсезлекләр, камил булмаган реформалар өчен, теге абзый кебек, әнә шул гомер эчендә барысын да башын иеп күтәрергә өйрәнгән әтине гаепләргә генә кала...