Маяк
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 август 2019, 22:50

Курск өлкәсендә, 16 август көнне 47 яшьлек ана һәм аның 5, 11 һәм 12 яшьлек балалары янып үлгәннәр

Янгын чыгуның төп версиясе - электр челтәрендә кыска ялганыш. Фаҗига Курск өлкәсенең Фатежский районы Суходол авылында була. 16 августта иртәнге бишләр тирәсендә бер йорт яна башлый.

Коткаручылар янгын турында хәбәр алуга ук урынга китә. Янгынны 05.21 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. 10га 10 метр зурлыктагы агач йорт тулысынча янып бетә. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.
Йорт хәрабәләрен аралаганда бер хатын кыз һәм өч бала мәете табыла. 47 яшьлек хатын һәм аның биш, унбер, унике яшьлек өч улы янып үлгәннәр.
Дүрт кеше гомерен алып киткән янгын сәбәпләре ачыклана.
"Янгын электр челтәрендәге кыска ялганыштан башланган. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырган. Коткаручылар урынга оператив килеп җиткән. Кызганычка каршы, бу вакытта янгын йортны тулысынча чолгап алган була. Балалар да, аналары да төтен белән агуланган булуы ихтимал. Гаилә башлыгы да шушы ук авылда яши. Аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Янгынның төгәл сәбәбе ачыклана", - дип сөйләгән Курск өлкәсе губернаторы урынбасары Михаил Горбунов.
Чыганак: "Интертат.ру".
Фото: news.yandex.ru
Читайте нас: