25 атнадан тугач, ул нибары 850 г авырлыкта гына була. 9 августта 3 кг.га җитә язып малае да аваз сала. Бу юлы хатынга кесарев кисеме ясыйлар.
Мондый вакыт аермасы белән дөньяга килү бик сирәк күренеш. Һәм бу хәлне тиз генә аңлап та булмый сыман. Ә сере шунда ки, Лилиянең аналыгы тумыштан икәү икән. Перинаталь үзәк директоры урынбасары Есета Ералина сүзләренә караганда, мондый шанс 50 миллионга 1 генә туры килә. Бәхетсезлекне бары тик тәҗрибәле профессиональ белгечләр ярдәмендә генә урап үтүгә ирешкәннәр.
Ханымның көмәнле чоры бик авыр булган. Табиблар аңа күбрәк урын өстендә ятарга киңәш итеп торганнар. Ләкин хәзер авырлыклар артта калган инде, иң мөһиме - ул бәхетле ана! Бала табу йортына малай алып кайту планы белән килсә дә, кызлы да буласың, дигән хәбәрне ул бер аптырап, бер шатланып кабул итә. Алар хәзер күп балалы гаилә, туганарын алып кайтуны кечкенә кызы да көтә.