Маяк
+3 °С
Облачно
80 лет Победы
Төрлесеннән
31 Декабря 2020, 21:00

Хыянәттә....лейкоцитлар гаепле

Ир яки хатынның «читкә йөрүе» гомер-гомергә хыянәт буларак бәяләнде һәм бәяләнә. Әмма галимнәрнең соңгы тикшеренүләре күрсәтүенчә, хыянәт итү кешенең канындагы лейкоцитларның күләменә бәйле икән. Әлеге үзенчәлек маймылларның иммунитет системасын тикшергәндә ачылган. Кешегә бик якын торучы бу хайваннарның канында лейкоцитлар кешенекеннән шактый күп, шуңа күрә дә кешесыман маймылларның җенси партнеры ким дигәндә ике була. Бу – алар өчен норма. Һомо сапиенсны, бәхеткә (бәлки киресенчәдер), иммунитет системасы полигамлыктан (ягъни күп партнерлыктан) мәхрүм иткән. Бигрәк тә төньяктарак яшәүчеләр бер-берсенә тугрылыклырак, чөнки алар канында лейкоцитлар көньякта яшәүчеләрнекенә караганда азрак. Көнчыгыш илләрдә күп хатынлык өстенлек итүе менә шул лейкоцитларга бәйле.
Читайте нас