Илеш авыл клубының мәдәни оештыручысы Гөлнур Нурыйәхмәтова алып баруындагы бәйрәмдә кечесеннән алып өлкәненә кадәр бердәм җыелды. Һәр урамнан команда төзелеп, алар алдан әзерләнде һәм бу көнне авылдашларга, килгән кунакларга үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Алар башкаруындагы җырлар, такмаклар, авыл турындагы шигырьләр тамашачы күңеленә хуш килде. Күркәм концерт программасы уеннар белән чиратлашып барды. Иң тәмле ботка, иң мул табын бәйгесе игълан ителеп, «Мәктәп урамы» командасы җиңү яулады. Җиңүчеләргә һәм уенда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Чара ахырында һәр команда үз урамында яшәүчеләрне, кунакларны мул сыйлы табын артына җыйды, тәмле боткалар һәм самоварда кайнатылган чәй белән сыйлады.