Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 гыйнвар 2021, 02:00

Яңа елны нинди кәеф белән каршыларга

Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Эт елын ничек матур итеп озатырга да, Яңа ел хуҗасын -дуңгызны ничек лаеклы итеп каршы алырга?

Бу көннәрдә һәрберебез Яңа ел алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. Эт елын ничек матур итеп озатырга да, Яңа ел хуҗасын -дуңгызны ничек лаеклы итеп каршы алырга?
Яңа елны нинди компаниядә каршылау бик мөһим? Ул - гаилә бәйрәме дисәгез дә, иң якын кешеләрегез янына иң якын дусларыгыз да кушылса, Яңа ел киче һәм төне тагын да күңелле узар. 31 декабрь кичендә аш-су бүлмәсендә генә кайнашмагыз, авылларда да, район үзәгендә дә Чыршы бәйрәмнәренә чыгып күңел ачарга вакыт табыгыз.
Кибет киштәләрендә күптән иде бәйрәм бүләкләре, ясалма чыршылар, уенчыклар, ялтыр-йолтыр бизәгечләр урнашты. Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк”, диләр.
2019 ел хуҗасы ялгызлыкны яратмый икән. Бәйрәмне дуслар, туганнар арасында матур мәҗлес оештырып каршыларга киңәш ителә.
Матурлык тудыру өчен акча кызганмаска! Бу үзеңнең кыяфәткә дә, өйне, табынны бизәүгә дә кагыла. Яңа ел каршылаганда юмор хисен онытмагыз, шаярып-көлеп күңел ача белүчеләрне алдагы ел хуҗасы аеруча ярата икән. Сценарий төзеп, костюмнар белән тамаша оештырсагыз, аның күңеленә бөтенләй хуш килер.
Ә якыннарга ни бүләк итәргә, дисезме? Бүләк бик матур, кыйммәтле һәм шатлык китерә торган булса яхшы. Әлбәттә, һәркем кесә ягын чамалый. Ләкин якыннарыгыз бүләкне ачкач, гаҗәпләнеп, шатланып, елмаеп җибәрерлек булсын!
Читайте нас