Чордашлар булганлыктан, сүз тиз ялганып китте. Инде берничә ел ялгыз яши икән ул. – Хатыным гомер буе эчте, чит ирләр белән чуалды. Ачуланып та, кыйнап та карадым, үзгәрмәде. Утыз ел бергә яшәгәннән соң аерылырга мәҗбүр булдым, – дип зарланып алды. – Балаларыгыз бардыр бит? – мин әйтәм. – Бар. Алар белән дә араларны өздем, әниләре яклы алар. Ай-һай, гаеп атта да, тәртәдә дә дип юкка гына әйтми бит халык. Үзе дә бер гаепсез түгелдер әле. Балалары эчкече әниләрен яклап тормаслар иде дип уйлап куйдым. – Картлык көнеңдә ялгыз яшәү куркытмыймы? Авырып китсәң, кем ярдәм итәр? Шәһәр җирендә күршеләр аралашмыйлар гына түгел, бер-берсен белмиләр дә бит, – дидем яңа танышка. – Шулаен-шулай. Коронавирус аркасында өйдә бикләнеп ятканда бигрәк күңелсез булды. Әллә нинди авыр уйлар басты. Шуңа күрә тәртипле берәр хатын белән танышырга булдым. Балалары гына булмасын! Балалар, оныклар – проблема дигән сүз. Шундый хатын белән таныштырдылар мине. Авылда әти-әнисе нигезендә яши, миннән шактый яшь, кияүдә булган, намаз укый диделәр. Укытучы булып эшләгәне генә күңелгә ошап бетмәде, мине дә өйрәтер, идарә итәргә теләр дип уйладым. Шулай да әлегә очрашмыйча, телефоннан гына сөйләшеп тора башладык. Тавышы йомшак, ягымлы. Кайчан киләсең инде дип чакырдым. Ә аның эшләре бетмәс-төкәнмәс: бакчадагы бәрәңгесен казып алып урнаштырасы, яшелчә, җиләк-җимешен эшкәртәсе, гөмбә чоры беткәнче урман юлын таптыйсы булды. Нык хәстәрле икән үзе. Көннән-көн тартылдым аңа, бик күрәсем килде, матур сүзләремне кызганмадым. Үзем шул арада больницага йөреп, төрле дәвалар алдым, саулыгымны ныгыттым. Көн саен сөйләшәбез шулай. Кайчан киләсең, кайчан кавышабыз дим. Ә ул өен ничек калдырып китәргә белми. Туганнарым өчен дә бу өй бик кадерле, төп нигезне бетерүемне теләмиләр ди. Йозак элеп китсәм, караклар керүе бар, ут-күз чыгудан да куркам дип шикләнә. Күз-колак булып тору өчен авылда туганнары да юк, барысы да шәһәрдә икән. Ә күршеләре һаман карап тора алмыйлар, һәркемнең үз тормышы бит. Шулай итеп мин сабыр гына көтәм. Сораулар биреп, аның тормышы турында җентекләп төпченәм. – Кеше үзе ошый икән, нигә кирәк инде сиңа аның үткәннәре? Алда бит инде күп яшисе калмаган, – дип бүлдердем бу ирне. – Ул да беркөнне шуңа кызып китте бугай. Туганнарына булышып торуын, кредит түләвен белә идем инде. Гомумән, моңарчы мин кияүгә чыгу турында уйлап та карамаган идем диде. Бер атна чамасы хәбәрләшмәдек. Шуннан соң берничә тапкыр чылтыратып карады, тик мин җавап бирмәдем. Күпмедер вакыттан чит номердан чылтыратып, гафу итүемне сорады. “Рәнҗеткән булсам, кичер, зинһар. Ачынып әйткән сүзләрем булган, чөнки күңелем синең янга ашкынса да проблемаларым чабудан тартты. Өзмик инде араларны”, – дип үтенде. Сагынуы турында әйтте. Тик мин эреп төшмәдем. “Тынычлап ялгызым гына яшәргә булдым”, – дидем. Нигә кирәк миңа аның борчу-мәшәкатьләре? Мин хатын-кыз затын бөтенләй күралмыйм хәзер. Күргәндә дә калтырый башлыйм. Хатыным белән дә ник элегрәк аерылышмадым икән дип үкенәм. Очраклы танышым белән сөйләшүне дәвам итүнең мәгънәсез икәнен аңласам да, үз сүземне әйтергә булдым. – Ник соң ул хатын янына үзең барып, эшләрендә бераз булышмадың? Йорт-җир белән бәйле мәсьәләне дә бергәләп хәл итәр идегез бәлки. Син бит бөтен җаваплылыкны аның өстенә өеп калдыргансың. Мөселман хатын-кызы ир-ат янына үзе башлап барырга тиеш түгел ләбаса! – дидем. Аңламадым мин бу ирне. Үз хатыным белән кырык еллап яшибез инде. Сүзгә килгән, әрләшкән чаклар да булды, билгеле. Әмма ул кибетләрдә озаграк йөреп кайтса да, сагынып көтеп алам. Яратусыз яшәү ярамый дип юкка гына җырламыйлар бит.