Маяк
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 декабрь 2021, 09:30

Могҗиза иленә сәяхәт

Район мәдәният сараенда муниципаль район хакимияте башлыгының Чыршы бәйрәме узды.

Могҗиза иленә сәяхәт
Могҗиза иленә сәяхәт

Тантанада укуда, иҗади һәм спорт ярышларында югары нәтиҗәләр яулаган, мәктәп һәм җәмә-гать тормышында актив булган сәләтле 100 бала катнашты.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Рәмил Бахтизин, Россия педагогия югары уку йортлары ректорлары һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән кайнар котлады. Үз чыгышында алар укучыларга яңа елда сәламәтлек, укуларында уңышлар һәм күңелле сюрпризлар теләде.
Район мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел программасында балаларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары белән театральләштерелгән бәйрәм тамашасы каршы алды. Матур костюмнар, күңелле музыка һәм кызыклы сюжет чын Яңа ел бәйрәме атмосферасын тудырды. Барлык укучылар да Кыш Бабай һәм Кар Кызы кулыннан татлы бүләкләр алды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: