“Балалы йортта сүз тормый” дигән кебек, аларның авызыннан еш кына көтелмәгән, берчә көлдерә, берчә елата, берчә кызарырга мәҗбүр итә торган сүз-гыйбарәләр дә чыгып киткәли. Түбәндә – шуларның берсе.
Дүрт яшьлек Вадимның балалар бакчасына йөрисе килми. Бармас өчен төрледән-төрле сәбәпләр эзләп таба.
– Баш авыртып тора әле,– ди, башын тотып.
Дәү әнисе моңа каршы берни дә әйтми.
– Аякла-а-р да авырта-а-а,– дип суза малай, аякларына күрсәтеп.
Җавап ишетелми.
– Эч тә авыртып тора бит әле,– ди, корсагын сыйпаштырып.
Дәү әнисе аның сүзләренә колак та салмый.
– Җаным да авырта, – дип куя малай, кызгандырырлык тавыш белән ярымпышылдап.
Ниһаять, дәү әнисе телгә килә:
– Җаның кайда соң ул?
– Менә монда!– дип кычкырып җибәрә авызы ерылган малай һәм ике кулы белән берничә тапкыр күкрәгенә шапылдатып сугып ала.
Фото: pixabay.com