Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 гыйнвар 2022, 20:00

Чын дуслар сынатмый

Узган елда башкорт теле көне уңаеннан үткәрелгән «Минем әкият» төбәкара конкурсы оештырылып, анда 600 гә якын әкият язылган, шартларны үтәүче 234 әкият арасында Сүлте авылыннан Айдар Әкрамов өченче урынга лаек булды, «Тап сүз» онлайн конкурсында да җиңү яулады. Түбәндә җиңү яулаган әкиятне урнаштырабыз.

Чын дуслар сынатмый
Чын дуслар сынатмый

Борын-борын заманнардан ук дус яшәгән ди Энә,Уймак һәм Җеп. Өч дус берләшеп һәрвакыт гүзәллек тудырганнар, яхшылык эшләргә ашыкканнар. Алар оста итеп матур киемнәр теккәннәр, чагу төсләр белән чиккәннәр, күз явын алырлык яулык-кәпәчләр, пәрдә, япмалар әзерләгәннәр. Шулкадәр эшчән, бердәм булганнарына күпләр эчкерсез сөенгән, сокланган. Энәнең осталыгы, җитезлеге Уймак кигән бармаклардан да торган. Җепләрнең балкышы тегүче кызның матурлыкны башта күңелендә тудырып, аннан аларны гаҗәп тә матур, кабатланмас эшләренә күчерүендә чагылган.
Энә сылу кыздай төз гәүдәле, зур күзле, ялтырап торган көмеш спорт киемендә йөрергә яраткан. Ул спортсменнарга хас елгыр, үткен, бер авырлыктан да курыкмый торган, хуҗабикәсенә карышмый торган була. Кайчак бераз туры, я төртмә сүзле булып, усаллашып та ала икән. Менә шушы вакытта Уймак күңелсез хәлләргә тарымасын дип, курчалап торыр булган. Уймак үзе киң җилкәле, гайрәтле, кыска буйлы, бик көчле,диләр. Аның киң күкрәгендә күпләрне якларлык зур йөрәк тибә икән. Күңеле изге, йомшак булган. Тик кайвакыт үзенең шадра йөзеннән генә кыенсыныр булган. Күңеле тулы «энҗе» булган бу җанны эшчән кулларның бөтен бармаклары да яраткан, үз иткән, үзләреннән ерак җибәрәселәре килмәгән.
Күз иярмәс җитезлек белән Энә матур чәчкәләр чиккәндә, Уймак аны мактап, эшен хуплап, барыр юлына һәрвакыт ак җәймә җәеп, эшчән бармакларны яралаудан саклаган. Ә Җеп җырлый-җырлый ак җәймәгә бизәк булып төшер булган.
Алар аңлашып, ярашып, тырышып эшләгәннәр. Шулкадәр тату булганнар, хәтта бу дуслык кайбер кара күңелле җаннарның эчен пошырган. Мич артында, почмакта берүзе серәеп, сөялеп торган Себерке аеруча ачуланган.
Бервакыт, өстәлдән егылып төшкән Ал Җепне үзенә каратып, утыртып алып, ерак җирләрне күрсәтеп кайтырга ниятләгән. «Биредә матурлыкны кем тудырганны күрсәтербез әле без аларга ,-ди икән ул. Үз бәһаңны белеп, кемлегеңне күрсәтергә кирәк сиңа» ,- дип тә өстәгән. Ал Җеп икеләнеп калган.
Яңа гына авыр чирдән савыгып килгән кызыкай әнисенә кадерле бүләк әзерләргә утыра. Ул әнисенә рәхмәтен ак яулыкка ал чәчәк итеп чигеп җиткерергә була. Матур сурәт төшерә, кулына җитез Энәне ала, бармагына Уймагын кия, Ал Җепне сыйпап алганнан соң, эшкә керешә. Тик нигәдер Җеп, күңелсез баладай көйсезләнә, төйнәлә, чорнала башлый, Энә никадәр күзен зур итеп ачып торса да, аны күрмәмешкә салы-шып үтеп китә. Кызның кәефе кырыла. Ул эшенең барып чыкмавына җаны көеп, диванга барып ята. Ииих, никадәр көттеләр бит бу көнне Җепнең дуслары!
Бераз тынычлангач, кызыкай гөлләрен тәрбияли, чәчкәләренә соклана. Эшчән куллар тик тора аламы соң инде?
Энә белән Уймак бүлмәдә үзләре генә калгач, Ал Җепне ипкә китерергә тырышып үгетләп тә алалар. Тик аның үз туксаны туксан. «Минем кадеремне белмисез. Минсез –сез эшсез»,- дип, дусларын кимсетергә була.
Туры сүзле Энә аңа уктай атылганда, җитди Уймак, бик тиз арага кереп, бу ызгышны баса. Ул әкрен генә: «Җепләр кулланылмый ята-ята яраксызга әйләнә, чери,-дип тә өстәп куя. Ә без сине югалтсак та югалмабыз, эшли –эшли шомарырбыз, остарырбыз,-ди Ал Җепкә сер бирмичә. Безнең дуслыкны җимерсәң –сине һәлакәт көтә!». Бу инде Уймакның соңгы сүзе була.
Бүлмәдә ут сүнгәч тә, дусларның берсе дә тиз генә йокыга китә алмый интегә. Ал Җепнең Себеркегә утырып, дөньялар гизәсе, дан-шөһрәткә күмеләсе килә. Тик бергә гомер иткән дусларыннан да аерым яшәсе килми. Йокы вакыты бик кыска була аның, икеләнеп төн үтеп китә.
Таң ата. Яңа көн яңа уйлар бүләк ит-кәнгәме, ул бөтенләй икенче булып, авыр уйларыннан арынып, кичәге тискәрелеге өчен тагын да аның саен оялып уянып китә. Дуслар белән яшәүләре күңелле дип уйлап, ул шат елмая.
Ал Җепнең елмайганын күргән Уй-мак: «Өч таган таймас, тайса да аумас»,-дип шадра битен сыпырып куя.
Ял итеп алган Кыз кабат эшенә то-тына. Киргегә тарттырылган ак тукы-мада янып торган Ал чәчәк дуслык, мә-хәббәт билгесе булып яна. Чын дуслар бер-берсен сатмый, ташлашмый. Шулай бит, дуслар?!

Фото: pixabay.com

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: