Маяк
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2022, 19:00

Кагыйдәләр белән таныштылар

“Готовность1БИС” грант проектында икенче ел катнашып, янгын хәвефсезлеге буенча кызыклы дәресләр үткәрәм, төрле спорт чаралары оештырам.

Кагыйдәләр белән таныштылар
Кагыйдәләр белән таныштылар

Күптән түгел әлеге проект кысаларында ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев ис. Бишкурай урта мәктәбенең “Коткаручылар” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы башлангыч сыйныф укучыларын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре белән таныштыру буенча занятиеләр үткәрде. Балалар листовкалар һәм буклетлар таратты, әңгәмәләр үткәрде һәм төп хакыйкатьне аңлатты. Сак булу - димәк, хәвефсезлек. Яшь янгын сүндерүчеләр фикеренчә, электр приборларын, чыбыкларын, яктырткычларны тагын бер кат тикшерергә кирәк. Шулай ук янгын сүндерү һәм коткару спортын куллану буенча тренировка дәресләре үткәрелде.
Гөлфирә Кадыйрова,
“Коткаручылар” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы җитәкчесе.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: