Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 август 2019, 17:41

Әтиләре машинада онытып калдырган игезәк балалар һәлак булган

Американың Нью-Йорк шәһәрендә әти кеше бер яшьлек игезәк балаларын машинада онытып калдырган. Ир-ат үзе эшенә кереп киткән. Эссе һавада машина эчендә калган балалар һәлак булган.  

Хуан Родригес исемле ир-ат үзе Джейма Питерс исемендәге хастаханәдә социаль хезмәткәр булып эшли. 26 июльдә иртәнге сигездә ул эшкә килә. Марица исемле кызын һәм Феникс исемле улын ир-ат машинаны арткы утыргычында калдыра. Сабыйлар эссе һавада Honda Accord автомобиле эчендә кала. Әти кеше исә кичке дүртләр тирәсендә генә машинасына чыгып утыра. Шунда ул балаларының мәетен табып ала. Сабыйларның авызында күбек була.
Полициядә хәбәр иткәнчә, әти кеше эсседә калдырган балалары турында машинага утырып китә башлагач кына искә төшерә. "Мин аларны, эшкә китәр алдыннан, балалар бакчасында калдырдым дип торам. Мин онытылып киттем. Минем балаларым үлде, мин үз сабыйларымны үтердем", - дип сөйләгән Родригес.
Басма мәгълүматы буенча, 27 июльдә Родригесны иреккә чыгарганнар, ул 100 мең доллар залог түләгән. Мәрхүм балаларның анасы сүзләренчә, әти кеше үзен тотып кына тора.
Игезәк балалар үлгән көнне шәһәрдә бик эссе була. Температура узган гасырның 80нче елларындагы кебек максимум дәрәҗәсенә җиткән. Урамда температура 15 градус җылы булганда да, бер сәгать эчендә кояш астында торган машина салонында температура 40 градуска кадәр җитә.
Фото: ачык чыганак
Чыганак: "Лента.ру"
Читайте нас: