Маяк
-8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
16 август 2019, 19:00

Йортка керсә “кара елан”...

Себер сөяркәсенең мәкерле планы гаиләне пыран-заран китерә.

“Гыйбрәт булсын, яз әле”, – дип, танышым Камил сөйләде әлеге вакыйганы. Югыйсә, мондый да хәлләрне кәгазь битенә теркәргә җөрьәт итмәс идем.
...Гадәти генә гаилә яшәп ята. Өч бала үсеп килә. Ана кеше төзелештә эшли. Әтиләренең хезмәте, башлыча, командировкаларга йөрү белән бәйле. Акчасын ярыйсы ала, юк-барга сарыф итми, гаиләсенә кайтара. Көннәрнең берсендә боларга бер ханым килеп төшә. “Гөлсинә”, дип таныштыра үзен. Күрер күзгә чибәр, мөлаем, йөзеннән елмаю китми. Ыспай гына киенгән, килешле итеп бизәнгән. Сүз тидерерлек түгел, кыскасы. “Мин сезнең Наилә туганы­гызның ахирәте булам, – дип аңлатуны кирәк таба чибәр ханым. – Ул Себердә яшәгәндә дуслашкан идек. Хат аша хәбәрләшеп торабыз. Әле менә җәйге ялымда туган якларга кайтып әйләнергә булдым. Наиләнең хәлен дә белдем. Бу тарафларга юлланасымны әйткәч, сезнең янга да кереп чыгуымны үтенде, бераз күчтәнәч тә җибәрде”.
Үтә гадәти хәл, нәрсәсе бар аның, дисезме? Хуҗабикә дә шулай уйлый. Наилә – ире Гайсаның бертуган сеңлесе, авылда яшәп ята. Кайчандыр Себердә көн күрүләре дә хак. Мәрхүм иптәше белән берничә ел шунда торганнар иде. Ярар, хуп. Күчтәнәч кертергә ниятләгән икән, анысы да гаеп түгел.
Чәй табыны артына әйдиләр хатынны. Әңгәмә дәвам итә. Гәпләшә торгач, Гөлсинә үз хәлләрен дә бераз “тишә”. Хәләле инде вафат икән, улы үз гаиләсе белән яши. “Читтә ялгызыңа күңелсез инде, яшермим, – дип күз яшьләрен сөрткәли ханым. – Шуңа анда очраткан якташлар гел туганың кебек, истән чыкмый”. Нечкә күңелле хуҗабикә кунакны кызганудан тәмам йомшара: “Җае чыккан саен үзебезгә сугыл, кыенсынма. Әбиләр әйтмешли, якты чырай, такта чәй... Ишек ачык”.
Һай, әйтелмәгән булса иде лә шул чакта әлеге сүзләр. Нишлисең, күрәчәктер...
Озын сүзнең кыскасы, бик тә җылы хушлашалар көяз-ягымлы ханым белән. Шул көннән башлап ике гаилә арасында дуслык җепләре сузыла. Әлбәттә, Гайса белән хатыны Тәнзилә ерак тарафларга юллана алмыйлар. Ни дисәң дә, хуҗалык, балалар, мәшәкать баштан ашкан. Өстәвенә, Гайсаның бетмәс-төкәнмәс командировкалары. Аның урынына, илгәзәк Гөлсинә аларда еш кунак була. Җәй чорындагы ялында сугылмый калмый, һәрхәлдә. Кыш көне дә юлы төшкәли. Дөресен әйтергә кирәк, буш кул белән килми. Күчтәнәчләре – мулдан. Алчаклыгы исә олысын-кечесен бердәй арбый. Тиз ияләшә гаилә әгъзалары бу чибәр апакайга. Тәмам үз кешегә әверелә Гөлсинә. Берзаман хуҗабикә кисәк каты авырып, дәва­ханәгә эләккәч, ай-вайга карамый, “бессодержание” алып, тулысынча өй мәшәкатьләренә чума. Балалар караулы, йорт җыештырулы, ашарга әзер, ни кирәк тагын? Гайса да ифрат канәгать. Командировкаларга тыныч күңел белән китә ала...
Шунысы бераз гаҗәпләндерә Тән­зиләне. Күптәнге ахирәте Наилә янына әллә ни ашкынып бармый игелекле җан иясе. Хәер, авылда иске генә өйдә җан асраучы хатынның рәте дә чамалы. Кунак сые да шуның ише генә. Тәнзиләнең күңелен кырган тагын бер нәрсә – күршесе Әкълимәнең тиктормас теле.
“Карале, нишләп ияләштердең чит-ят хатынны? Син булнистә чакта халатыңа кадәр киде өстенә. Гайса белән авызга-авыз терәшеп сөйлә­шәләр, көлешәләр. Смотри, кызый, иреңне тартып алмагае, абайламый да калырсың...” Шикләнә Тәнзилә, нидер сизенә. Ләкин... Тиктомалдан кешегә бәйләнеп булмый ла. Гаиләңә никадәр яхшылык эшләгән кешегә. Юк ла, буш сүздер. Әкълимәгә ышансаң...
Гомер уза. Балалар, буй җит­кереп, кайсы кая таралыша. Гайса озайлы авырудан бакыйлыкка күчә. Гөлсинә дә гүр иясе була. Тәнзилә олыгайган көнендә кече кызы, кияве, оныклары белән гомер кичерә. Нилектәндер соңгы вакытта иренең сеңлесе Наиләдән читләшә ул. Ара-тирә очрашканда йөзен дә ачмый, сөйләшми дә. Тәүдәрәк моңа гаҗәпсенгән кызы-кияве тиз тыныч­лана. Элек тә аралары салкынрак иде ләбаса. Холыклары төрле. Тәнзилә ачык, беркатлырак. Наилә исә коры, вакыт-вакыт тупасрак та. Абыйсы Гайсаны гелән көнләште җиңгәсеннән. Кечкенәдән абый канаты астында үсте шул, үзен гомер бакый бәләкәй сеңелкәш сыман тойды. Абыйсыннан башка бер җитди адым ясарга күнек­мәгән, аның киңәшенә-ярдәменә мохтаҗ сеңлесе туганының вафатыннан соң ничекләр җан асрар...
Бәхетенә, абыйсын буй җиткергән улы Камил алыштырды. Ул һәммәсен үзе хәл итте, яшьли тормыш арбасына җигелде. Ара-тирә әнисе алып кайткан “әтиләр”дән рәт-файда юклыгын бик иртә төшенде. Бер-ике ай ашап-эчеп, кәеф-сафа коралар да, вәссәлам. Ярый әле, Гайса абыйсыннан эшкә өйрәнеп калды малай. Тегесен-монысын юнә­тергә, җай­ларга күнекте. Күбрәк Гайса белән Тәнзиләдә булды Камил. Укуын да аларда яшәп тәмамлады. Теге матур “Себер апа”ны да яхшы хәтерли ул. Туктаусыз елмая, йомшак кына дәшә. Йөзендә ник бер җыерчык шәйлән­сен, куллары нәфис, тырнаклары шома-буяулы. Тәмле кәнфитләр дә бирә, кызганмый. Нишләптер, ул барында Тәнзилә апа еш күңелсезләнә, ара-тирә уфтанып, күзләрен сөрт­кәләп куя...
Әйе, гомер һичкемне аямый. Инде абый-апасы юк фани дөньяда. Камил үзе дә шактый олыгайды. Кызлары, оныклары өчен җан атып яши. Хәләле вакытсыз ташлап китте шул Камилне. Урыны оҗмахта булсын бердән­беренең... Әнкәсе, Наилә карчык, исән-сау әле. Туксанны узды инде. Һаман көйләтергә ярата үзен. Яше бару белән әлеге гадәте көчәя генә, ахрысы. Ә көннәрнең берендә...
“Улым, яныма утыр әле. – Наилә карчык Камилнең җиңеннән тартты. – Утыр. Сөйлисе сүз бар. Бик озак сакладым бу серне. Җитәрдер. Гайса абый юк, җиңги дә. Теге Себер хатыны да...” Камил кисәк сагайды. Элек тә тоя иде бит нидер барын, әллә... Арытаба әнисе бәян иткәннәр өстенә кайнар су сипкәндәй тәэсир итте иргә. Коточкыч! Йә Хода, барысы да хак микәнни? Ничекләр барды икән әнкәсе мондый адымга? Булмас! Була икән шул. Ниһаять, барысы да үз урынына утырды. Әйе, уйласаң, байтак сәерлек шәйләнә иде Гайса абыйлары йортында. Тәнзилә апаның боек чырае, хуҗа кешенең вакыт-вакыт дорфалыгы, теге “Себер апа”ның чиктән тыш мө­лаем­лыгы, чибәрлеге, хәтта ки куштанлыгы. Һәм дә... Гайса абый белән бер-берсенә карап, яшерен күз уйнатулары, көлемсерәп ымлашулары. Нишләп игътибар ителмәгән ул чакларда. Балачак галәмәтедер, күрәсең.
...Гайса абый командировкалары эш белән генә бәйле булмаган, димәк. Да-а, җилкә кашырлык. Теге ерак Себер шәһәрендә сөяркәсе, хәтта ки икенче гаиләсе булган лабаса “игелекле” туганының. Гөлсинә белән алар байтак еллар ирле-хатынлы яшәгән, беркатлы бичара Тәнзилә ападан көлгәннәрдер дә әле. Кем белә... “Мин сине шундый яратам, җаным, күрми түзәлмим, хас­тага сабышам. Шәп план кордым, очрашып-күрешеп торачакбыз”, дигән берзаман мут-хәйләкәр, тапкыр-зирәк Гөлсинә. Артистка! Башта каршы килеп маташкан Гайса, аннары риза­лаш­кан. Ничек батырчылык иткәндер, моны аңлаудан гаҗиз Камил... Ишек-тәрәзәсе ватылса да, тизрәк абыйсына йөгерергә әзер торучы Наиләгә сүз кушарга ниятли Гайса. “Менә шулай, сеңелкәш, Гөлсинәне синең Себер ахирәтең итеп танытабыз. Курыкма. Ул сине борчып йөрмәс. Минем янга килергә бер сәбәп кирәк бит... Тәнзиләгә мин әйткәнне дөресләсәң, шул җитә. Алдан ук кисәтәм, ялгыш ычкындыра күрмә, кара аны. Хатынга, балаларга барып ирешә күрмәсен безнең хәлләр”.
Наилә каршы килгәндер, дисезме? Һич юк. Киресенчә, абыйсын да, “Себер ахирәтен” дә кармакка эләктерү ихтималы биргәндер әле бу килешү. Ә нигә, начармыни?! Теләгәнеңне эшләтергә ифрат уңайлы. Үзенә күрә шантаж. “Әгәр үтәмисез икән, җиңгигә әйтәм”. Бетте китте! Ике, юк ла, өчьяклы килешүдән һәркайсы отыш алгандыр, мөгаен. Хәер, монысы безнең фараз гына.
“Ничек бардың син шундый алдашуга, ничек еллар буе ялганда яшәдең?” – дип әнкәйдән кат-кат сорыйм. “Абый сорагач, ризалаштым инде”, – ди. Аптыраштамын. Ачу килә. Тик... узган инде барысы да, кире кайтарып булмый. Тәнзилә апа кызганыч. Диабет чиренә юлыгуы, соңгы елларда бөтенләй төшен­келеккә бирелүе дә шул “Себер ахирәте” тарихыннан түгел микән? Тагын тынгы бирмәгән бер мәсьәлә. Балалары белә микән ул хәлләрне? Үзем сорарга да куркам. Тәки баш катты. Берәр ачаргамы ул серне, юкмы, белмим...” Камилнең өзгә­ләнү­ле халәте аңлашыла. Ансат түгел ич аңа. Хәзер килеп гаепне эзләп маташудан ни файда? Үт­кәннәрне кайтарып та, үзгәртеп тә булмый. Туксан яшен узган кар­чыкның инде олыгайган улына үткәннәрне ачып салуы да тикмәгә генә түгелдер. Күңеле бушанып калгандыр. “Теге” дөньяга мондый да гөнаһны үзең белән алып китүе, ай-һай, җиңел түгелдер.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: