Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
27 август 2019, 22:50

Пенсионерлар мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нәрсәләрне белергә тиеш?

"Мин пенсионер. Миңа кайвакытта әле Пенсия фондыннан, әле социаль хезмәттән шалтыратып пенсиягә өстәмә акча яки юлламага компенсация тәкъдим итәләр. Һәм аларга бары тик карта турындагы мәгълүматларны гына әйтергә кирәк. Соңыннан Пенсия фондына һәм социаль хезмәткә шалтыратам, ә алар берни дә белми. Бу нәрсәне аңлата соң?"

Әлеге сорауга финанс белеме консультанты Наталья Соколовская җавап бирә, дип яза "АиФ" басмасы. 
- Күп очракта мондый тәкъдимнәр белән мошенниклар шалтырата. Гражданнарның акчаларын кулга төшерү өчен социаль инженерия дип атала торган ысулны еш куллана башладылар. Ягъни, алар социаль һәм психологик күнекмәләр кулланып кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итә. Алар үзләрен төрле танылган хезмәт вәкилләре дип таныштыра, ышаныч яулап ала һәм төрле психологик хәйләләр белән мәгълүмат белергә тырыша. Һәм "социаль инженерлар" тозагына еш кына өлкән яшьтәгеләр эләгә. 
Сезгә киңәшем шул: кем генә шалтыратса да - банк "хезмәткәреме" ул, Пенсия фондыннанмы, социаль хезмәтләрдәнме - беркайчан да картагызның мәгълүматларын һәм СМС хәбәрдә килгән кодны әйтмәгез! Сезнең картаны чыгарган банк хезмәткәрләренә картагызның реквизитлары билгеле һәм аларга ул кирәкми. Ә картадан акча урлау өчен мошенникларга аз мәгълүмат та җитә. Бу 16 урынлы сан, картагызның куллану вакыты һәм сезнең исем. 
Чыганак: матбугат. Ру
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: