Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 сентябрь 2019, 23:00

“Абый, утырт!” Попутка тормышы: наркоманнар, “травка” тарткан хатын һәм фахишәләр

Бер гаиләгә ике машина туры килә бүген. Шулай да кайберәүләргә, бигрәк тә студентларга попуткада йөрергә туры килә. Юл кырыена басасың да, “абый, тукта”, дип, машинага утырып китү мизгелләрен зарыгып көтеп торасың. “Кайчан утырып китәм инде мин?” дип, машина көтеп арган кеше күп очракта кем янына утырганын уйлап та тормый. Яңа ел төнендә пассажир утырткан Мәскәү кызы Ирина Әхмәтованы очраклы юлдашы үтерде. "Интертат" попуткада йөргәндә куркыныч хәлләргә очраган кешеләр белән сөйләште.

“Бер ир-атны утыртып алып китә һәм югала...”
Ирина ӘхмәтоваМәскәүдә Burger King рестораннарының берсендә директор булып эшләгән. 23 декабрь көнне ул Тулага барырга ниятли һәм BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисы аша үзенә юлдаш таба. Билгеләнгән көнне Ирина үзенең Ауди машинасына интернет-сервис аша тапкан юлдашын - таныш булмаган ир-атны утыртып алып китә. 
Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре тирәсендә Ирина телефонын алмый башлый, ә Ярославль тирәсеннән үткәндә аның телефоны бөтенләй сүнә. 27 декабрь көнне Әхмәтованың әтисе тикшерү органнарына кызының югалуы турында гариза яза. Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү комитеты Иринаның машинасына утырган 39 яшьлек ир-атны эзли башлый. Ул элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган, көчләгән өчен утырып чыккан Виталий Чикирев булып чыга.
Җинаятьтә шикләнелүче ир кеше тоткарланган, ул гаебен таныган. Ир юлдашын талауны алдан планлаштырган. BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисында берничә аккаунт ачкан һәм төрле исемнәр белән Иринаның машинасындагы бөтен урыннарга бронь салган. Билгеләнгән көнне Ирина урын алган юлдашларын метро станциясе яныннан алып китәргә тиеш була. Билгеле инде, сөйләшенгән урынга бер ир-ат кына килә. Ирина аны утыртып алып китә. Иринаны үтергәч, Чикирев аның гәүдәсен урман посадкасына яшергән һәм машинасын эчтән-тыштан яхшылап юган.
“Миңа утырасызмы?”
"Интертат" попуткага бәйле вакыйгаларны барлады. “Попуткага утырып йөрисезме?”, “Үзегез таныш булмаган юлдашлар аласызмы?”, “Куркыныч хәлләргә очраганыгыз булдымы?” дип, әңгәмә корганда кайберәүләрнең тетрәндергеч тарихлары ачыкланды.
Мин үзем студент. Күп очракта Аллага тапшырып попуткага утырып туган ягыма кайтып китәм. Әти-әнием кешеләрне йөртүче махсус автобуска языл дисәләр дә, күп очракта ул тулган була. Эш арасында язылырга да онытасың. Андый очракларда я “Такси, такси!” дип кычкырган абыйларыңа утырасың, я юл кырыена басып, берәрсе туктамасмы икән дип, өметләнеп көтеп торасың. Таксичылар кыйммәт ала, махсус автобуслар 150 сумга йөреп торганда, 300-500 сумга кайткан таксичылар янына барасы да килми. Алар машина тулганын көтә, кеше җыя. 
Иң уңайлы вариант - юл кырыенда машина туктату кебек тоела. Казанга йөри генә башлаган чакларда таксичының машина номерын, төсен һәм маркасын карап, әти-әнигә язган чаклар да булды. Бер секунд эчендә туктап, сине юл кырыеннан эләктереп алып киткән машинаның номерын карап өлгерүе бераз кыенрак. Әмма алар сиңа шуның кадәр түлә, димиләр. Бәясе һәм вакыты ягыннан уңайлы варианттан кайчак кеше тормышына куркыныч яный. Җил тизлегендә очып кайткан машиналарда, догалар укып, “Күрәсем булмасын”, дип, теләп кайткан чакларым искитмәле күп булды. 
Әмма бүген туплаган тарихлар янында минекеләр исә чүп кебек тоелды. Шуны гына әйтәсем килә, мөмкинлегегез булганда, танышларыгыз белән кайтыгыз. Берәүгә дә Ирина Әхмәтова язмышын кабатларга язмасын. 
“Наркоманнар икәнен ахырдан гына сиздем”
Парлы җырчылар Азат һәм Алсу Фазлыевларбелән попуткада йөрү һәм юлдашлар алу турында сөйләштек.Азат Фазлыевның таксида эшләгән чагында тормышының чак кына аяныч хәл белән тәмамланмый калуы ачыкланды.
- Элек мини таксилар бар иде. Өйләнгәнче дә, өйләнгәч тә таксичы булып эшләдем. Миңа берсендә наркоманнар эләкте, ахырдан гына аңладым мин аны. Кешеләрне алдым, киттек. Алар аптека сорадылар. Алып бардым, алар аптекадан шприц алып чыктылар. Шуннан сиздем мин аны. Сиздем дә, сыздым. Тегеләр шприцларын күтәреп аптека төбендә басып калдылар. Аллаһка шөкер, барысы да хәвеф-хәтәрсез узып китте, - диде Азат Фазлыев. 
Алсу Фазлыевапопуткага утыру куркыныч дип исәпли, кыйммәтрәк булса да таксида йөрергә тырыша. “Попуткада билгесез кеше булырга мөмкин. Аның нинди ният белән утыртуын, кайда алып китергә мөмкин икәнен белмисең дә. Таксида хет кемнең утырганын беләсең”, - диде Алсу Фазлыева.
“Дуракка салынган юлдашлар”
Шоумен, телетапшырулар алып баручыЗөлфәт Зиннуровның андый куркыныч хәлләргә очраганы юк икән. Ул Интертатка дуракка салынып, “нервыда уйнаучы” юлдашлар турында сөйләде.
- Юлдашларның төрлесе була инде. “Мин шуннан китәм. Шунда чыгып тора аласызмы?” дип, маршрутны әйтәсең һәм күбесе ризалаша, ә кайберәүләр “Кереп алыгыз инде. Шуннан урап узмыйсызмы? Шәһәрне белмибез” дип, дуракка салыналар. 
Мин бәяне мөмкин кадәр түбән куям. Мәсәлән, Чаллыга барам икән, кайвакыт кеше башына бәяне 250 сум итеп тә куям. Гадәттә ул 400 сум тора инде. 400-450дән йөри, ә мин 250дән куям. Кеше тула. Әле шунда да “Мин бу проспектта идем, мин центрда идем, килеп алыгыз әле”, диләр. Мин аларга “Мин бит такси түгел, аңлагыз. Мин барам. Әгәр дә сезгә дә барырга кирәк икән, менә шунда чыгасыз һәм утырасыз”, дим. Менә шулай итеп “нервыда уйнаучылар” бар, - диде Зөлфәт Зиннуров.
“Балалы хатынның да күңелендә нәрсә икәнен белеп булмый”
ҖырчыИлсөя Бәдретдиноваюл кырыенда басып торган балалы хатыннар һәм әбиләрнең дә күңелендә нәрсә бар икәнен белеп булмый дигән фикердә. Аның сүзләренчә, кешеләр кешелеклелек сыйфатларын югалтып бара.
- Куркыныч заманда яшибез инде. Булгалый. Үзем рульдә булганда шулай ук юл кырыенда торган кешеләрне кызганып алам. Һичкайчан да акча эшлим дип түгел, кызганып аласың. Кешенең күңелендә нәрсә икәнен белеп булмый. Бик кызганыч. Нәрсә дип әйтергә дә белмим хәтта. 
Әмма бер кешегә генә карап, бөтен кешене дә бер калыпка салып та булмый бит әле ул. Кайвакыт балалы хатыннар, әбиләр басып тора. әле барыбер аларның да күңелендә нәрсә бар икәнен белеп булмый. Әкрен генә кешелеклелек сыйфатларын югалтып барабыз бугай инде, - диде Илсөя Бәдретдинова.
Татарстанның атказанган артистыЛандыш Нигъмәтҗанованың попуткада йөргәне юк икән. Ирина Әхмәтованың тарихын ишеткәч, ул “Аллам сакласын! Минем беркайчан да попуткада йөргәнем булмады”, дип җавап кайтарды.
“Хәзер кешесе икенчеме икән соң инде, дөньясымы”
Татарстанның атказанган артистыРаяз Фасыйховпопуткада йөргәндә куркыныч хәлләргә очрауның сәбәбен нәрсә белән бәйләргә дә белми. Ул үзе исә студент чагында “Абый, утырт!” попуткасында йөргән.
- Бала вакытта мин җырлаганда миңа чыгыш ясарга кирәк булганда без әти белән төрле бәйгеләргә гел попутка белән чыгып китә идек. Төрле авылларда, районнарда буламы ул, гел попуткада йөрдек, чөнки үзебезнең машина юк иде. Мин әле үзем Арчада укыганда гел я автобус, автобус булмаса попутка белән йөрдем. “Абый, утырт!”, дип атый торган идек без аны. 
Күрәчәгең булмасын инде ул. Андый хәлгә теләсә кая эләгергә мөмкин ул. Аллаһка шөкер, үземнең андый куркыныч хәлгә очраганым булмады. Нишләтәсең инде. Хәзер кешесе икенчеме икән соң инде, дөньясы икенчеме... Күрәчәк булмасын дип әйтәм инде! – диде Раяз Фасыйхов.
Римма Никитина машинаны мәрхүм Ирина Әхмәтова үзен үтергән юлдашын тапкан сайт аша эзли
ҖырчыРимма Никитинамәрхүм Ирина Әхмәтова кебек үзен үтергән юлдашын тапкан BlaBlaCar интернет-сервисы аша да машина таба икән.
- Машинам булмагач, попуткада мин бик күп йөргәлим. BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисы аша да йөрим мин. Тукталышта торганда машинаның ниндиерәк икәнен карарга тырышам, теләсә нинди машинага утырмыйм мин. Аллаһка шөкер, андый хәлләргә очраганым юк, исән-сау йөреп торам, - диде Римма.
“Бер егет тезләрне тоткалый башлады”
Казанда тормыш итүчеГүзәл Хәнәфиева(исеме үзгәртелгән) Интертатка студент чагында күргән хәлләрен дулкынланып, борчылып исенә төшереп сөйләде. Ул хатирәләрдән Гүзәл һаман да котыла алмый икән.
- Студент чакта попуткада күп йөрергә туры килде. 90нчы еллар ахырында такси бик кыйммәтле иде, ә җәмәгать транспортына кытлык иде, шуңа еш кына "бомбила"ларга утырырга туры килде. Әйтергә кирәк, бер машинада таныш булмаган кеше белән калу психологик яктан зур сынау, чөнки нинди бәндәгә эләккәнеңне белмисең. Әлбәттә, һәр очрак та куркыта. 
Бервакыт дус кызым белән кул күтәреп машина туктаттык. Ике егет утырган кара девятка туктады. Таныш булмаган егетләргә утырырга ярамаганны белсәк тә, ниндидер җүләрлек белән утырдык без боларга. Ун метр да китмәдек, берсе бәйләнергә тотынды, тезләрне тоткалый башлады. Юл урман эченнән уза. Хәзер үк агачлар арасына алып кереп китеп ботарлап ташласалар, эт тә күрмәячәк иде. Котым алынды. Дус кызым белән каршылык күрсәтергә, еларга тотындык. Төшереп калдыруларын сорап ялвардык. Алланың рәхмәте белән, туктап, юл уртасында калдырдылар. Бу хәлгә инде егерме ел үтсә дә, бүгенгедәй хәтердә һәм әле дә куркыта.
“Бу хатын әллә “травка” тарткан инде”
"Икенче бер хәл үзем рульдә чакта булды. Кайбычның бер авылына чыгып киттем. Юлда адаштым. Карыйм, бер авыл тирәсендә кул күтәргән хатын-кыз тора. Туктадым, юлны сорадым. Утырт мине, юлны күрсәтәм, ди бу. Бик сәер киенгән хатын. Курыктым, әмма утырттым. Барабыз шулай, “дөрес бараммы” дип сорыйм. Бу хатын хәлсезләнгән кебек күзен йомып бара. Дөрес, дөрес, ди. Үзе юлга карамый да. Тагын барабыз. “Сезнең хәлегез юк әллә? Ни булды?” дим. Син бар, бар, дөрес барасың, ди бу һаман. Миндә инде юл кайгысы да калмады, ГАИ очрасын иде дә, бу хатынны тапшырыр идем, әллә “травка” тарткан инде, дип уйлыйм. Чөнки алкоголь исе килми, ә үзе исерек кебек. Киләсе мизгелдә нишлисен дә фаразлап булмый, әллә муеныма бау сала, әллә машинаның ишеген ачып сикерә. Котычкыч инде менә. Бераздан бар кыюлыгымны җыеп сорыйм: “Бәлки, мин сезне кирәк җирегезгә илтермен?” дим. Әйдә төшереп калдыр мине шушында, ди бу. Ялан кыр! Туктагыз әле, берәр авыл күренсен инде, дим. Хәзер авыл була ди. Чыннан да, калкулыктан соң авыл күренде. “Мине шушында калдыр” ди. Авыл капкасы төбендә калдырып киттем. Төште дә, берни булмагандай, тиз-тиз атлап авылга кереп китте бу. Мин әле дә бу хәлне искә төшерәм, “ни булды соң бу?” дим. Куркыныч. Попутка – иң куркыныч транспорт чарасы.
“Ул ир-ат безне фәхишә дип уйлаган”
Тумышы белән Апас районыннан, хәзер Казанда яшәүчеАйсылу Булатова(исеме үзгәртелде) 23 яшендә булган тормышының куркыныч мизгелләрен исенә төшерде. Бу хәл җәйнең кызу көнендә булган икән.
- Җәй көне иде. Июль ае. 22 июль көнне ачык хәтерлим. Бер атнадан минем туган көн дигән көн иде ул. Кызлар белән дус кызымның авылына су коенырга барырга булдык. Кызу көн инде. Түзәрлек түгел. Кыска күлмәкләребезне киеп, чыгып киттек. Безнең машиналар юк, анда автобуслар йөрми, барсаң, шул попутка белән генә. Тукталышка кадәр автобус белән төштек тә, юл кырыенда машина тота башладык. Яшь чибәр кызларның күлмәкләрдән машина тотып торулары бәлки кайберәүләргә сәер дә тоелгандыр, ә туктаган ир-ат мөгаен безне фәхишә дип уйлаган. Карап торышка якты йөзле, әйбәт кешегә охшаган якынча 45-50 яшьлек ир-ат безне утыртып алып китте. 
Ярты сәгать барганнан соң ул юлдан борылды һәм, алай кыскарак дип, безне урман аша алып китте. Без курка башладык. Дус кызның авылына беренче тапкыр кына баруыбыз түгел, бу юлны күргән дә, белгән дә юк иде. Туктарга сорадык. Туктамады. Икенче бер авылга килеп, кечкенә генә, караңгы йорт янында туктады. Без нишләргә белмичә утырабыз. Бу мизгелдә мин куркудан үлер хәлгә җиткән идем инде. Машинаны бикләде, хәзер чыгам, юлны дәвам итәрбез диде. Чыкты, без киттек. Без инде аны безне шушы өйгә алып кереп, көчләп ташлар дип уйладык. Авылга чыннан да шул кыска юл буенча барып җиттек. Акча алмады. Ул көнне нәрсә булганын әле дә аңлый алмыйбыз. Бәлки ул чыннан да яхшы ир-ат булгандыр, өенә кереп берәр нәрсә алып чыгасы булгандыр аның. Әмма нигә ишекне бикләргә? Без кызлар белән ул ир-ат башы белән бераз дус түгел дигән фикердә килдек. Бүгенге көндә кызым бар. Попуткага утырып йөрүен катгый рәвештә тыйдым.
Чыганак: интертат
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: