Маяк
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 сентябрь 2019, 20:06

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге кеше үлеменә китерә. 

Республикада соңгы атна эчендә сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ике кеше үлеменә китергән.

4 сентябрьдә Илеш районының Югары Яркәй авылында шәхси йортта яшәүче 36 яшьлек ир гомере утта өзелә. Ә 2 сентябрьдә Бакалы районының Яңа Әгъбәз авылында сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән йортка ут каба. Анда 40 яшьтәге ир тереләй янып үлә. 
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, янгыннарның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану. Иң еш очраган күренеш – урын-җирдә ятып тәмәке тарту. Тәмәке тарткан кеше йоклап китә, тәмәке постельгә төшә һәм янгын чыга.
Чыганак: матбугат.ру
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: