Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
18 сентябрь 2019, 20:45

Ир кирәксә, Чукоткага барыгыз

Безнең илдә ирләргә караганда хатын-кызлар күбрәк.

Бу күренеш һәр төбәккә хас диярлек. Саннар белән әйткәндә, әле Русиядә 1 мең ир-егеткә 1154 хатын-кыз туры килә.
Шулай да бер төбәктә гүзәл затларга караганда көчле затлар күбрәк икән. Ул да булса – Чукотка. Росстат мәгълүматлары буенча, бүген анда 1 мең ир-егеткә 956 хатын-кыз туры килә. Киләчәктә дә биредә ирләр дефицит булмаячак дип фаразлыйлар ведомствода. Шулай ук Камчаткада да ирләр саны хатын-кызларныкыннан артып китәргә ихтимал дигән караш бар.
Ни кызганыч, ир-егетләрнең хатын-кызларга караганда азрак булуы күңелсез сәбәпкә бәйле: көчле затлар арасында үлем күрсәткече югары. Ә бит табигатьтә бар да тигез яратылган, малайлар хәтта күбрәк тә туа әле. 0-4 яшьлекләр арасында 1 мең малайга 947 кыз туры килә. 20-25 яшькә җиткәндә 1 мең егеткә туры килгән кызлар саны 1023кә әйләнә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: