Маяк
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
18 сентябрь 2019, 20:22

Табибларга штраф салу кирәкме?

Тиешле дәрәҗәдәге ярдәм күрсәтмәгән өчен врачларга 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр штраф салу турындагы закон проектын сенаторлар сентябрь ахырында караячак.

Бу турыда Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Сергей Леонов хәбәр итте. Әлеге закон проектының “туу” тарихын сенатор болай дип аңлата: “ Хөкүмәт медицина ярдәме күрсәткәндәге җитешсезлекләр өчен җаваплылыкны Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алып баш табиб, гади табиблар, төбәк властьлары җилкәсенә күчерергә тели. Штраф суммасы әллә ни зур түгел, ләкин җыелып китсә, шактый саллы суммага барып басачак. Һәм аларны табиблар үз кесәсеннән түләргә тиеш булачаклар. Бу чара сәламәтлек саклау тармагындагы хәлне көйли алмаячак”.
Алтай крае депутаты, медицина фәннәре кандидаты Павел Шумихин да дәүләт хастаханәләре һәм поликлиникалары табибларына дәвалау таләпләренә туры килмәгән өчен штраф салу медицина ярдәменең сыйфатын күтәрүгә булышлык итмәячәк дигән фикердә. “Бер карасаң, акчалата штраф түләтү медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрүдә үтемле чара кебек. Ләкин шунысы бар: бу медицина ярдәме күрсәтүдә килеп туган хәлдән чыгу юлы була аламы, ярдәм күрсәтү дәрәҗәсен күтәрә аламы соң? “дигән шиген белдерә.
Ә сез нинди фикердә?
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: