Безнең әле бала вакыт иде. Абый шәһәрдән көчек алып кайтты. «Немец овчаркасы бу. Колаклары басып торачак. Рекс кушаматлы булыр», – диде, зур канәгатьлек белән. «Комиссар Рекс» фильмының популяр вакыты, без малай-шалайга шул гына кирәк – рәхәтләндек көчек белән. Безнең нигезгә хас эт булмаган икән ул. Тиз арада үсте, бәйсез йөртү куркынычка әйләнде. Ычкындырган вакытта кош-кортның, күрше-тирәнең котын алды һәм көннәрнең берендә хуҗасын – үзен шәһәрдән авылга алып кайткан хуҗасын тешләде. Шуннан соң гомерлек чылбырга бәйләнде Рекс, бәйдән ычкынган вакытта тагын берничә кешегә зыян салырга өлгерде. Ахыр чиктә чылбырда килеш җан тәслим кылды. Үсә-төшкәч, уйлап утырам – Рексның язмышын аңа кадәрге этебезнең үпкәсе (бәлки рәнҗешедер) хәл итмәдеме икән? Шәһәрдән көчек кайтканда, хуҗалыкта акыллы, берәүгә дә тими торган Шарик кушаматлы этебез бар иде бит. Көчек кайткан көнне үк хуҗалыктан чыгып качты ул. Үзенә көн бетүен аңлады бугай. Берничә ел дәвамында йорт янына килеп, читтән генә күзәткәнен дә күрдем. Чакыруга, кача иде. Күзләре яшьле, безгә үпкәле иде кебек ул. Берничә елдан аучылар корбаны булган, диделәр. Нык кызгандым. Адәм акыллары бар иде шул анда. Картлык кадерен генә белмәгәнбез. Көчек кадерле булган шул...