Яшь парлар гаилә корып яши башлагач, иң әүвәл акча мәсьәләсендә уртак фикергә килергә тиешләр. Юкса, кайсыбер кешеләр "синең акча, минем акча" дип теңкәгә тиючән була.
Күп вакыт ирләр хатын-кызларны акча тота белмәүдә гаепли. Янәсе, гүзәл затның кирәк-ярагы күп – бизәнгечләр, чәч буявы, гигиена әйберләре аласы бар... Саный китсәң, күп инде. Кайберләре әле хатынының акча аз эшләвен сәбәп итә. Күп гаиләләрдә ир кеше акча тапса, хатын-кыз аны тота белүче булырга тиеш.
Шул ук вакытта акчаны хатыннардан да сакчыл тоткан ирләр бар. Алар түләүләрне дә үзләре башкара, кибеткә дә үзләре йөри. Тәмәке тартмаучы ирләр гаилә бюджетына болай да шактый экономия ясый. Билгеле, акчаның каян кергәнен белмәгән кеше аның кая чыкканын да сизми кала. Тир түгеп, хезмәт хакын көтеп алган кешеләр акчасын әрәм-шәрәм итмәячәк.
Кайбер хатыннар иренең акчасын тиененә кадәр җыеп куя да, һәр иртә юлына гына кирәкле акчаны санап бирә. Мондый күренешләр ирләрнең дәрәҗәсен төшереп кенә калмый, аларны кимсетә дә әле. Шуңа күрә гаиләгә кайткан акчаны алдан ук тиешле түләүләр, ашау-эчү өчен аерып куярга кирәк. Артып калган акчаны өйдә сакларга курыксагыз, банкка илтеп салырга да була.
Резеда МӘРДАНОВА, психолог:
– Акчаны хәзерге заманда кем күбрәк эшли, шул тота. Гаиләнең матди хәле өчен шул кеше җавап бирә. Ирләр акча тота белми, дигән фикерне еш ишетергә була. Бу аларны кечкенәдән акчаны сакчыл тотарга өйрәтмәгәнгә күрә килеп чыга. Һәр ата-ана баласына акчаның каян табылганын, аны тота белергә кирәклеген аңлатырга тиеш. "Үзем тапкан мал түгел, ата малы жәл түгел" дигән принцип белән яшәүчеләр аз түгел.
Хатын-кыз тормышта җаваплырак булганга күрәдер инде, гаилә бюджетын үз кулына ала. Әмма һәр гаиләнең үз законы булган төсле, акча мәсьәләсен дә һәр гаиләдә үзенчә хәл итәләр. Шулай да матди кыйммәтләр гаиләдә төп максат булырга тиеш түгел. Акча ул яшәгән дәвердә кулланыла торган берәмлек кенә. Миллионлаган акчасы булган гаиләләр дә бәхетнең ни икәнен белми яши.
чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/