Маяк
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 гыйнвар 2020, 14:25

Баласы тугач, "отчество" графасына Марьевна дип яздырткан

Томскида яшәүче Мария Чернобровкина яңа туган кызына гадәти булмаган "отчество" биргән. Мария бердәнбер кызына исем куштырганда бер генә минут та "отчество" графасында нинди исем язарга дип икеләнмәгән.

- Мин беркайчан да ир артыннан бу синең балаң дип, алимент түләвен ялварып йөрмәдем. Әгәр ир кеше баласы туганын белә торып та, әти булырга теләми икән, туу турында таныклыкта аңа урын юк дип саныйм.
Гаилә кодексы нигезендә, атасының исеме балага әти буенча бирелә. Әгәр "ата" графасы буш икән, яңа туган баланың әнисеннән теләсә кайсы ир-ат исемен атавын сорыйлар. Әмма Чернобровкина хәлдән чыгу юлын тапкан. Ул Борынгы Римныж гаскәр башлыгы Гай Мария һәм танылган язучы Эрих Мария Ремаркны исенә төшергән. Мария исемендәге ир-ат варианты сүзлекләрдә бар һәм кечкенә Елизаветаны да тулы хокук белән Марьевна дип яздырткан.
Соңгы вакытта матронимнар – отчествоның хатын - кыз вариантлары -популярлаша бара икән. Ялгыз әниләр балаларының туу таныклыгына Юльевна, Анастасийевич исемнәрен язалар. Ә Барнаулдан килгән феминистка "Александровна" отчествосын "Анновна" га инде аңлы яшьтә алыштырган - чөнки ул әтисез үскән һәм аның исемен паспортта йөртергә теләмәгән.
Интернетта отчестволарның хатын-кыз вариантларын закон дәрәҗәсендә беркетү үтенече белән петиция урнаштырылган.

Автор : Каспранова Ляйсан

Читайте нас: