Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 февраль 2020, 14:25

Ир бер ай дәвамында маэмайлар ризыгы ашаган

Ни өчен дисезме? Ул үзенең фирмасы җитештергән коры катнашазыкның маэмайлар өчен генә түгел, ә хәтта кешеләр өчен дә зыянсыз булуын күрсәтер өчен.

Техаста урнашкан Muenster Milling компаниясенең президенты Митч Фельдерхофф 3 гыйнвардан алып 2 февральгә кадәр этләр ризыгы ашаган. Muenster Milling компаниясе ат һәм тавык итеннән маэмайлар өчен югары сыйфатлы азык җитештерә. Компания директоры бу гамәле белән этләр азыгының сыйфатын күрсәтмәкче булган. Фельдерхофф үзе әйтүенчә, “маэмайлар диетасы” аңа җиңел бирелми, шулай да ул сүзендә тора.
“Этләр азыгының тәме ят”, - ди Митч Фельдерхофф. “Беренче дүрт көн чыннан да авыр булдылар. Мин үземне начар хис иттем, берничә тапкыр бөтенләй ашамадым”.Диетаның өченче атнасына Митч инде эт ризыгы тәменә шулкадәр өйрәнә ки, этләр азыклары арасындагы диңгез балыгы, фрикаделькалар һәм кыяклылар аның иң яраткан сыена әйләнә.Сынаулар вакытында төшерелгән бер видеороликта Митч үзен яхшы хис итүен әйтсә дә, гадәти ризык тәме барыбер җитми дип өсти.“Сезнең маэмайларыгызга без бары тик үзебез ашап караган азык җитештерәбез”, - ди Митч.30 көн буена этләр азыгы ашау Митч Фельдерхофф өчен чыннан да “диета” булган, күрәсең. Чөнки 30 көн үтүгә ул 14 килога ябыккан. Менә бит, файдасы да тигән, афәрин!
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: pressa.tv, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Видеодан скриншот.
Читайте нас: