Маяк
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
17 декабрь 2020, 12:47

Бөек Ванга 22 декабрьгә ни фаразлаган?

Ванганың танышы Сергей Косторной 2020 елның 22 декабренә аның чираттагы фаразларын игълан итте.

Ул аның турында башланырга җиде көн кала гына сөйләргә рөхсәт итүен әйтте. "2020 елның 22 декабрендә биш икеле саны туры килә. Әгәр могҗиза килеп чыкмаса, кешелек уянмаса, һәм явызлыгын, акча артыннан кууын, сугышлар оештыруын туктатмаса, гомум эпидемияләр кебек нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин. Тарихта үләт чире зур территорияләрне юкка чыгарган чорлар булды. Бу көтелмәгән сугыш та булырга мөмкин», — диде Беренче каналдагы тапшыру вакытында Косторной. Ир билгеләп үткәнчә, Ванга беркайчан да нумерология белән мавыкмаган, төгәл даталарны әйтмәгән. "22 декабрьне хәвефләнеп көтәргә кирәк. Ул әйтте: “Кояшта кызыначакбыз, кояш кара күләгә булып тәгәрәячәк", диде. 21 һәм 22 декабрьдә хәлләр кояшта куркыныч кабынуга китерәчәк. Мин электрон приборларның яраксызга чыгуын әйтмим. Тик бу күп кешеләрнең психикасында чагылыш табачак» ,- дип өстәде ул. Шулай ук Косторной билгеләп үткәнчә, ул коронавирусның кайчан чигенәчәген белә. "20 мартта язгы көн тигезләшкән көнне коронавирус белән проблема алай ук актуаль булмаячак, чөнки Җир бишенче үлчәнешкә керәчәк», — ди ул.
Чыганак Фото: кп.ру --- Матбугат.ру № --- | 16.12.2020
Читайте нас: