Мөрәҗәгать иткән кеше янына волонтерлар килә. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм итә. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлә. Волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр махсус битлекләрдән, перчаткалардан йөриләр. Алар өйгә үтеп кермиләр. Өлкән кеше белән метр ярым аралыкта гына аралашалар.