Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
22 гыйнвар 2022, 18:00

Азан моңы бизи авылны

Авылыбызның “Нур” мәчетенә 2012 елда Илеш һәм Бакалы районнары имам ахунды Рөстәм Абушахмин, Рсай авылы имамы Хәнәфи Сакаев, Әлзәм Камалов катнашлыгында нигез ташы салына, Коръән аятьләре укыла. Мәчетне төзетүдә оештыру эшләре Ә.Камаловка йөкләтелә. Р.Ибраһимов, Х.Сакаев, Р.Галиев, шулай ук авыл халкының акчалата ярдәме белән кыска вакыт эчендә иман йорты үз ишекләрен ача.

Азан моңы бизи авылны
Азан моңы бизи авылны

Әлзәм Камалов бүгенге көндә дә авылыбыз мулласы вазифасын башкара. Һәр атнада җомга намазы, дини бәйрәмнәр бар таләпләргә ярашлы үткәрелә, һәр көн мәчетебездә азан тавышы төбәгебезне моңга күмә.
Авылын яраткан, аның өчен җанын фида кылган кешеләр сирәктер, минемчә. Әйе, сирәк булса да, бар андыйлар. Шуларның берсе – Әлзәм Мөгаллим улы Камалов. Әллә кайларга барып бәхет эзләми ул, аны үзенең авылыннан таба. 1961 елда Бакалыда механизатор һөнәренә укып кайта һәм 1963 елга кадәр тракторчы булып эшли. Хәрби хезмәтен үтәп кайткач та еракларга юл тотмый, “Урал” колхозына тракторчы булып урнаша. Эш дәверендә үзен тырыш, эшсөючән ир-егет итеп күрсәтә. Булдыклы егетне 1975 елда сарык фермасы мөдире итеп куялар. Һәръяклап тәртипле, яхшы оештыручы, эшчеләр белән уртак тел таба белүче Ә. Камалов сарык фермасын районда алдынгылар рәтенә чыгара. Бәрәннәрнең үлеменә юл куймый, армый-талмый эшли. 1981 елда аңа бригадир вазыйфасын йөклиләр. Шул ук вакытта Әлзәмгә 200 хуҗалыкка исәпләнгән сарык, тавык һәм дуңгыз фермаларының төп бурычлары йөкләтелә. Өстәвенә – атлар һәм басучылык. Бу елларда бригадага 1500 гектар сөренте җирләр туры килә. Мондый эш төрләре зур җаваплылык таләп итә. Авылдагы барлык үзгәрешне белергә һәм мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә кирәк. Кемгә нәрсә кирәк, барысына да бригадир җаваплы. Авылда юл ремонтлау, ферманы, тракторларны тәртипкә китерү, авылдагы әби-бабайларга йорт салуда ярдәм кулы сузу да Әлзәмнән тора. Аның ярдәме белән тиз арада авылда ялгыз калган әби-бабайларга йортлар калкып чыга. Авылда кибет, балалар бакчасы төзү мәсьәләсе дә бригадир киңәше белән хәл ителә. Рсай урамнарына су үткәрелә, юллар төзекләндерелә. Яшьләр дә икеләнмичә авылда кала башлый. Бригадир Әлзәм авылны төзекләндерүгә күп көч сала. Ул берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана, Рсай авыл советы рәисе вазифасын башкара. Барлык эшне дә яхшы итеп оештыра: авылны яшелләндерү, чишмәләрне тазарту һәм тергезү, су һәм юл буйларын тәртипкә китерүне күз уңыннан ычкындырмый. Мәдәният йортында ремонт эшләрен һәм зиратны тәртипкә китерүне үз югарылыгында тота. 1990- 2003 елларда “Урал” колхозында төзүчеләр бригадиры булып эшли. 2003 елда лаеклы ялга чыга һәм авыл мулласы Хәнәфи Сакаевка ярдәмче була. Аларның һәр эше: корбан чалу, балага исем кушу, никах һәм кемгәдер ярдәм кулы сузу, җомга намазлары уку – болар барысы да киңәшле. “Киңәшле эш таркалмас”, диләр. Мондый дәрәҗәле кешеләр булганда, чыннан да, бернәрсә дә таркалмас.
Рәзиф Галиев.
Рсай авылы.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: