Маяк
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
23 гыйнвар 2022, 12:00

Туган илен данлап җырлады

Мәгълүм булуынча, 19 гыйнварда әле яңа гына үзенең кырык яшен тутырып, әмма һич көтмәгәндә якты дөньядан киткән якташыбыз, танылган шагыйрь, республиканың Галимов Сәләм премиясе лауреаты Ринат Хәйринең тууына 72 ел тулды.

Туган илен данлап җырлады
Туган илен данлап җырлады

Әйе, шундый гомерләр була, бу дөньяда аз гына яшәп тә, кешеләрнең күңелендә бер яшьнәү булып балкып китсә дә, йөрәкләрдә мәңгелеккә күкрәү булып эз калдыра. Шагыйрь Р.Хәйринең тормыш асылы әнә шулай шигъри күкрәү булып безнең йөрәкләрдә калды.
Ринат Мәгъфүрҗан улы Хәйретдинов – 9 китап авторы. Әйе, аның иҗаты әллә ни зур түгел, әмма күп яклы. Шигырьләре, поэмалары, балалар өчен язган әсәрләре, вафатыннан соң дөнья күргән “Упкын читендә” повесте бар. Җырлары исә яратып җырлана.
Ринат Хәйри (Ринат Мәгъ-фүрҗан улы Хәйретдинов) 1950 елның 19 гыйнварында Үрмәт авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үрмәт сигезьеллык мәктәбеннән соң 1967 елда Югары Яркәйнең 1 нче урта мәктәбен тәмамлый. Аннан авылда клуб мөдире, Илеш районы гәзите хезмәткәре булып эшли. 1969-1974 елларда Башкорт Дәүләт университеты талибы. Университетта укып чыкканнан соң Тыпый сигезь-еллык мәктәбендә директор. Аннан соңгы көннәренә кадәр районның “Маяк” гәзите редакциясендә эшли.
Ринат Хәйринең “Әле яз башы гына” (1983), “Ми-нем уенчыкларым” (1986), “Хәрефләр парады” (1988), “Эзлим сине (1990), “Канатлар кайда үсә?” (1993), “Әй-телмәгән васыять” (1995) дигән китаплары Башкортстан “Китап” нәшриятендә басыла. Юбилей уңаеннан әдипнең “Мин үзем яшен идем” (2000), “Укырга өйрәнәбез” (2002) исемле китаплары чыга. “Агыйдел” журналында 1992 елда басылган “Упкын читендә” повесте аны сәләтле прозаик итеп күрсәтә. 1986 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1992 елда “Эзлим сине” китабы “Корбан” поэмасы өчен республиканың Галимов Сәләм премиясенә лаек була.
Ринат Мәгъфүрҗан улының арабыздан мәңгелеккә китүенә дә хәтсез еллар үтте. Әмма ул торган саен күңелгә якынрак, кадерлерәк, серлерәк була бара. Үзе үлгәннән соң дөнья күргән китапларын укыгач, шагыйрь өр-яңадан ачыла. Аның шигырьләре туган Илешенә, гүзәл төбәгенә мәдхия булып яңгырый. Илеш ягы белән шагыйрь гүя ки бербөтен, алар аерылгысыз. Шунлыктан аны туган як җырчысы дип, һич икеләнми әйтеп була.
...Бигрәк иртә вафат булды шагыйрь. Язасы да язасы, яшисе дә яшисе, ялкынланып иҗат итәсе иде әле аңа. Әмма шагыйрьләрнең бер бәхете бар: аларның гәү-дәләре генә җир астында ята, рухиятләре – шигъри вәсыятьләре күңелләрдә яши, гасырладан гасырларга барып тоташа, исемнәре үлмәс җыр булып яңгырый. 

Иҗат

Безнең яклар
Безнең яклар –
дала, урман ягы,
Офыкларга җитә кырлары.
Безнең яклар –
кояш, нурлар ягы,
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
Безнең якта һәрчак ил эшендә
Барлык халык –
яше, карты да.
Шуңа күрә безнең буралардан
Алтын ашлык тулып артыла.
Безнең якта шатлык,
сөенечләр
Уртак булган саен арталар.
Тормыш йөген безгә
барысы да
Бары төпкә җигелептарталар.
Ә бәйрәмнәр!..
Санап бетергесез,
Икмәк булгач, димәк,
җыр да бар.
Сабантуйлар,
уңыш бәйрәмнәре,
Каз өмәсе...
Гөрли ызбалар.
Табыннарда күпме
ризык тора!
Ләкин икмәк һәрчак иң түрдә.
Аннан кадерлерәк нәрсә булсын –
Күпме хезмәт салып үстер дә!
Күкрәгенә куеп икмәк телү
Игенчегә ничек килешә!
...Икмәк һәм җыр
каршы алыр сезне
Килеп кергән чакта Илешкә.
Каршы алыр сезне
ак каеннар,
Тук башаклы иген кырлары.
...Безнең яклар –
кояш, нурлар ягы,
Кунакчыллык ягы, җыр ягы.
Туган як каеннары
(Җыр)
Нур Даутов көе.
Ерак якларда адашсам
Булса юл аермалы,
Йөгереп чыгып каршы ала
Туган як каеннары.
Җил-давыллар хыялымның
Канатын каермады.
Керфек какмый сакладылар
Туган як каеннары.
Юллар мине туган яктан
Озакка аермады.
Бигрәк тиз сагынып кайттым
Туган як каеннарын.
Яшисез нур өләшеп,
Бизәп аккан елларны.
Мин мәңге бурычлы сезгә,
Туган як каеннары.
***
Игенче
Киң кырларда
хезмәт җыры белән
Ул уята таңны иң элек.
Басуларда уҗым булып шыта
Хезмәтенә салган изелек.
Иманы шул: икмәк хезмәт белән,
Җиргә хөрмәт белән табыла.
Шуңа да ул, нәкъ мәҗүси кебек,
Җирне сөя, җиргә табына.
Шунда туган, шушы җирдә үскән,
Кендеге дә җиргә береккән.
Бар гомере буе күңелендә
Туган җиргә сөю йөретә.
Буыннардан буыннарга күчә
Шушы сөю, шушы табыну.
Икмәк булса –
җирдә тормыш та бар,
Икмәк булса, табын - табын ул.
...Киң кырларда
хезмәт җыры белән
Ул йоклата төнне иң элек.
Табыннарга икмәк булып кайта
Хезмәтенә салган игелек.
***
Мин авылда калам
(Мәктәпне тәмамлаучы егет авызыннан).
Гомеремне үткәрмәскә булдым
Бәхет эзләп читтән тикмәскә.
Мин шуңа да авылымда калам,
Карар иттем аннан китмәскә.
Барыбыз да романтика эзләп,
Чыгып китсәк ерак-еракка,
Нәрсә әйтер әти, бабайлар?
Нәрсә әйтер бодай, арышлар?
Үзем калам, үз теләгем белән,
Калдырмыйлар мине һич көчләп.
Ризамын, әгәр яши алсам
Туган якларыма ямь өстәп.
Көн күрермен мин дә иген игеп,
Романтика тулы бу һөнәр.
Басуларда үтәр минем көннәр,
Йокламыйча үтәр күп төннәр.
Кырларымның коты артсын өчен
Бар гомеремне җәлләмәм.
Игенчеләр ыруына барып
Тоташканга күрә шәҗәрәм.
Гомеремне үткәрмәскә булдым
Бәхет эзләп читтән тикмәскә.
Авылымда эшкә торып калам,
Карар иттем аннан китмәскә!
***
Табыну
(Җыр)
Мөдәрис Газетдинов көе.
Әллә нигә караңгыда түгел,
Якты чакта күбрәк абынам.
Тик шулай да бөтен гомерем буе
Мин кояшка, көнгә табынам.
Үрмәт урманында торып калган
Малай чакны бик еш сагынам.
Белсәм дә мин
картлык көткәнлеген,
Киләчәктә ныграк табынам.
Мин кош кебек ике канатлымын
Күккә менеп канат кагынам.
Күктә иркен, ләкин тамырларым
Җирдә булгач, җирне сагынам.
Тормыштан һич өмет өзмәенчә,
Мин, сабыйдай, аңа табынам.
Үзең аңла шуннан: бу дөньяга
Мин туарга риза яңадан.
***
Кунакчыллык
Юл газабын үз җилкәмдә татып,
Килә идем арып-талчыгып.
-Чәй эчеп чык, улым!-
дип чакырды
Таныш түгел авыл карчыгы.
Күңелләнеп өстәл әзерләде,
Сый-хөрмәтләр күмде табынны,
Кунак өчен
кымызыннан башлап,
Чәк-чәгенә кадәр табылды.
Биеп китәр кебек –
Җиз самавыр
Парын бөркә табын түрендә,
Авыл халкы, синең киң күңелең
Менә кайда ачык күренә!
Саубуллашып чыгып киткән чакта,
Кайда баруымны сорашып,
Капчыгыма күчтәнәчләр салып
Бәхет теләп калды озатып.
Рәхмәт әйтеп киттем.
Шуннан бирле
Бер горурлык йөри күңелдә:
Күрче, матур, изге йолаларны
Халкым тиңдәш иткән үзенә!
***
Әйтелмәгән васыять
Тормыш – эстафета...
Ул гасырлар буе
Күчеп килә кулдан кулларга.
Тормыш
Әтиләрдән кала улларга.
***
Төн...
Әтиемне җирләп кайткан вакыт...
Сабый күңелен Чайкалдыра кайгы ташкыны.
Керфекләргә йокы кунмас кебек...
Тукта, Кемдер тәрәз шакыды?!
Дертләп киттем...
Мине чолгап алган
Уйлар җебе шул чак өзелде...
“Әти кайткан...
Аның шакуы бит!”.
Тәрәзәгә бардым йөгереп.
...Тәрәзәмә карап кул изәүче,
Әти төсе - ялгыз ак каен
Пышылданы шул чак:
“Кайгыларга Башың иер булма, улкаем!
Оныта күрмә туган туфрагыңны,
Туган телең, туган моңыңны.
Минем яшьлек синдә дәвам итә -
Тапсыз үт син гомер юлыңны.
Минем васыять, улым, шушы сиңа-
Әйтелмичә калган васыять.
Оныта курмә!..” Һәм югалды тавыш,
Бары каен калды кул изәп.
Еллар үтте.Хәзер үзем әти,
Зарланган юк дөнья йөгеннән.
Шул васыять, миңа юл күрсәтеп,
Колагымда чыңлый бүген дә.
***
Халкым васыяте
(Салават һәйкәле алдында уйлану)
Үткәннәрдән килер заманнарга
Җиткерсен дип изге васыятен,
Яугирләре арасыннан халык
Сайлап алган сине – Салаватын!
Яугир-шагыйрь гына түгелсең син,
Заманыңның ярсу толпары да,
Халык үзе сине күккә чөйгән
Уралымның чая шоңкары да.
Язмыш сине үгәйсеткәндер дә,
Алып киткән чакта чит җирләргә.
Алып киткән аяк-кулларыңа
Багу салып, түгел ил гизәргә!
Тик җырларга, халык хәтеренә
Бер кайчан да булмый богау салып.
Күңел түрләренә кергәнсең син,
Буатларның чал ташларын ярып.
Балтиканың суык җиле куган
Болытларның тотынып ялларына,
Син, вакытны җиңеп,кайткансың бит
Ямьле Агыйделнең ярларына.
Төрле буатларда яшәсәк тә,
Синең сулыш төсле безнең сулыш.
Бар язмышың синең – ил язмышы,
Бар булмышың синең – безнең булмыш.
Синең язмыш – көнләшерлек язмыш!
Вакыттан да син көчлерәк хәтта.
Чабасың син үткәннәрдән
Киләчәккә Хәтер дигән атта.
Ирек җыры киртә белмәгәндәй,
Ару белми җилсен һаман атың.
Буатлардан буатларга җиткер
Син халкымның изге васыятен.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: