Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
28 гыйнвар 2022, 13:00

Бердәмлек һәм тырышлык белән

Районның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында, оешмаларда, предприятиеләрдә 2021 елдагы эш-чәнлеккә, финанс-икътисади торышка анализ бирү максатында отчет җыелышлары башланды.

Бердәмлек һәм тырышлык белән
Бердәмлек һәм тырышлык белән

   БР буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе федераль янгынга каршы дәүләт янгынга каршы хезмәтенең 18нче янгын-коткару отрядының 122нче янгын-коткару частендә үткән җыелышта төп доклад белән коткару часте начальнигы Заһит Шәйхетдинов чыгыш ясады.
   Заһит Рифкать улы билгеләвенчә, узган елда район буенча 61 янгын (2020 елга караганда 12 очракка кимегән) чыгып, аларда 2 кеше гомере өзелгән. Барлык янгыннар җитәкче документ таләпләре нигезендә сүндерелгән. Шулай ук алар 6 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләүгә чыккан.
   Янгын белән көрәштә анда катнашучыларның актив һәм оста эш-гамәлләре хәлиткеч роль уйный. Ул шәхси составны, янгын һәм авария-коткару техникасын, янгын сүндерүче матдәләрне, янгын сүндерү, авария-коткару җиһазларын, элемтә һәм башка чараларны үз вакытында һәм нәтиҗәле эшкә җәлеп итү белән тәэмин ителә.
  Узган чорда каравыл начальнигы Д.Мәгъданов һәм водитель А.Сәетгалиев Самара уку үзәгендә квалификация күтәрү курсларын уңышлы узды. Уфа шәһәрендәге уку пунктында янгын сүндерүчеләр И. Насыйпов - «Юл-транспорт вакыйгалары вакытында авария-коткару эшләре белгече», Р.Хафизов «Коткаручы» категориясе буенча укыды.
   Начальник урынбасары И.Хәсбиуллин бүлекчә командиры А.Исламов янгын сүндерү белән җитәкчелек итү хокукына аттестация үтте. Шулай ук хезмәткәрләр сулыш органнарын индивидуаль яклау чараларында һәм компрессор җайланмасында эшләү хокукларына аттестация узды. Әлеге вакытта каравыл начальнигы А.Хуҗин “Янгын хәвефсезлеге” белгечлеге буенча Уфа дәүләт нефть техник университетында белем ала.
   Хезмәт хакы, кием-салым, хәрби кием белән тәэмин итү тиешле дәрәҗәдә оештырылган.
   Узган ел бик мөһим эш башкарылып, җылыту система-сының электр казаннары алыштырылган. Баш идарә тарафыннан казаннар һәм насослар бүлеп бирелгән. Калган кирәкле әйберләрне үзләре сатып алып, үз көчләре белән монтажлаган.
   Балаларның ут белән шаяруыннан чыккан янгыннарны профилактикалау максатында район мәгариф идарәсе ярдәме белән мәктәпләрдә рәсемнәр һәм макетлар конкурслары үтә. Җәй көне «Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда һәм профильле-палатка лагерьларында янгын техникалары карала, янгыннарны профилактикалау буенча әңгәмәләр оештырыла.
   Планга ярашлы, авыл советы авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрелә, халык җыеннарында катнашалар.
   Чыгыш ясаучы билгеләвенчә, эшчәнлекләрендә муниципаль район хакимияте ярдәменә таяналар. Ел дәвамында янгын хәвефсезлеген көчәйтү буенча каралар һәм боерыклар кабул ителә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә төрле актуаль мәсьәләләр күтәрелә. Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл җирлекләренең янгын техникасының әзерлеге тикшерелә.
   Ветераннар белән эшләү үз югарылыгында оештырылган. Ел саен алар һөнәри бәйрәмнәренә һәм Халыкара өлкәннәр көненә чакырылып, бүләкләнә, материаль яктан ярдәм күрсәтелә.
   Районда узган төрле чараларда, шимбә өмәләрендә коллектив актив катнаша. Намуслы хезмәтләре өчен каравыл начальнигы Д.Мәгъданов - муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы, водитель И.Арысланов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Р.Хафизов хакимиятнең Почет тактасына тәкъдим ителде.
   Җыелышта муниципаль район хакимиятенең граж-данлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгеч Айдар Газизов катнашты һәм чыгыш ясады.
Лира Гәрәева.

Автор:Миляуша Хузина
Читайте нас: