Маяк
+24 °С
Яңгыр
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
22 февраль 2023, 09:30

Бердәмлектә безнең көч

Илешлеләр “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга төрле яклап ярдәм итә

Бердәмлектә безнең көчБердәмлектә безнең көч
Бердәмлектә безнең көч

Районыбызның олы йөрәкле халкы алгы сызыкта Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүче райондаш ир-егетләребезгә мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтә. Оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, аграрийлар, шәхси эшкуарлар, һәрбер авыл советы авыл биләмәсе, һәр гаилә, гомумән, һәр илешле әлеге изге эшкә үз өлешен кертергә тырыша, якташларыбызның исән-сау кайтуларын тели.

Узган атнада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җитәкчелегендә алгы сызыкта солдатларга мөһим булган кирәкле җиһазлар һәм әйберләр адресатларына илтеп тапшырылды.

Өч “УАЗ” машинасы озатылды

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте (җитәкчесе - Айдар Мөхәрләмов) авылның социаль инфраструктурасын үстерүгә лаеклы өлеш кертә, һәр башлангычта да ярдәм кулын суза. Әле дә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә “УАЗ” машинасы һ.б. кирәкле әйберләр алып җибәрде.

- Машина махсус хәрби операция зонасына буш кузгалмады. Аңа көрәкләр, балталар, йокы капчыклары, генератор, тушенкалар, консервалар, гигиена әйберләре һәм башка бик күп әйберләр тутырылган. Боларның барысын да хуҗалык хезмәтчәннәре, барлык авыл халкы бергәләп әзерләде, егетләребезгә хәер булып барып ирешсен. Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, - дип изге теләкләрен юллады Айдар Мөхәрләмов.

“Урал” җәмгыяте дә читтә калмады. Җәмгыять директоры Елена Ибраһимова инициативасы белән “УАЗ” машинасы алынган.

-Туган илебезне саклаучы солдатларыбызга ихлас күңелдән ярдәм итәргә тырышабыз. Әлеге машина аларга җиңеллек һәм файда китерсен дигән теләктәбез һәм исәнимин әйләнеп кайтуларын көтәбез. Шулай ук авыл халкы күчтәнәчләр әзерләде, Рсай урта мәктәбе һәм Югары Яркәйдәге беренче гимназия укучылары җылы хатлар язды. Болар барысы да - алгы сызыкка якташларыбызга, - ди Елена Робертовна.

Районыбызның десантчылар җәмгыяте дә сынатмады. Алар Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен “УАЗ-469” машинасын сатып алды. Аңа автосервиста ремонт үткәрделәр:буядылар, запас частьләрен алыштырдылар. Ул алгы сызыкта кирәкле әйберләр белән комплектланган: бензопила, газ баллоны, аптечка, генератор һ.б.

Исәмәтлеләрдән – мунча

Исәмәт авылында яшәүче Ринат Фәррәхов үзе дә Чечен республикасында кайнар ноктада булган хәрби буларак, егетләрнең хәлен бик яхшы аңлый. Ул хәрбиләрнең тормышын җиңеләйтү максатында, мунча эшләп җибәрү теләге белән яна һәм уйлаганын тиз арада гамәлгә ашыра. Дуслары Олег Ногъманов, Ринат Фәррәхов, Ильмир Закиров, Салават Шәрипов, Зинфир Нургалиев кирәк материаллар җыярга ярдәм итә. Кыска вакытта тимердән биеклеге - 1 метр 90 см, киңлеге - 2 м 75 см, озынлыгы 1 м 50 см тәгәрмәчле, тагылмалы барлык уңайлыклары булган мунча эшлиләр.

-Кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында иң мөһиме - тамак ялгау һәм юыну. Аз булса да солдатларның тормышын җиңеләйтү өчен бердәм тырыштык. Кемдер акчалата ярдәм итсә, кемдер киңәшләрен бирде, ихлас теләкләрен җиткерде. Якташларыбызның исән-сау кайтуларын көтәбез, - ди Ринат Фәррәхов.

Шулай ук Исәмәт мәдәният йортында хатын-кызлар бергә җыелып маскировка челтәрләре үргән.

Солдатларга - өй токмачы

Югары Яркәйнең уңган хатын-кызлары изге теләкләрен, күңел җылыларын биреп махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач кисте. Әлеге изге эшнең инициаторы - Уфа шәһәрендә туып-үскән, Илеш районына килен булып төшкән Альбина Хәертдинова.

Альбинаның токмач кисеп, туган йорт җылысын егет- ләребезгә озату идеясе күпләрнең күңеленә хуш килгән һәм әлеге изге эшкә уңган хуҗабикәләр Ләйсән Габдрахманова, Азалия Камалова, Алсу Латыйпова һәм Гөлчәчәк Сөләймәнова актив кушылган.

Токмач әзерләү өчен продукция белән Земфира һәм Рәмис Сөләймановлар, Руслан Арысланов һәм Алия Дәүләтова ярдәм иткән. Токмачлар яхшылап киптерелеп, кәгазь тартмаларга тутырылган.

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Ир-егетләргә күрсәткән ярдәм- һәркемнең намус эше. Райондашларыбызның изге гамәле аларга көч өстәр, авырлыкларны лаеклы җиңеп чыгарга булышлык итәр, дип ышанабыз.

Лира КӘБИРОВА.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас