

Югары Яркәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тимерзадә Мөсәлләмов Дүртөйле районы Исмаил авылында Хәмидә һәм Мирзаһит Мөсәлләмовлар гаиләсендә туып-үсә.
Ул Ерак Кавказ якларындагы Тбилиси шәһәрендә хәрби телефонист һөнәрен үзләштерә һәм 1942 елда фронтка җибәрелә. Хәрби элемтәчегә Ленинград һәм Сталинград юнәлешендәге каты сугышларда һәрвакыт фронтның алгы сызыгында булырга туры килә. Ул шулай ук Украинаны һәм Кенигсбергны фашист илбасарларыннан азат итүдә дә катнаша. Хезмәт иткән частеның хәрби алышларда җиңү яулавында элемтәче Мөсәллимовның, һичшиксез, өлеше зур була.
Якташыбыз хезмәт иткән 28нче миномет бригадасы Эстонияне, Польшаны азат итеп, Германия җирләренә барып керә. Бөек Җиңү көнен райондашыбыз Эльба елгасы буенда Америка гаскәрләре белән очрашканда каршы ала. Әмма аңа 1947 елда гына туган төягенә кайтырга насыйп була һәм тыныч тормышның беренче көннәреннән үк хезмәт сафына баса. Башта колхозда төрле эшләрдә йөри. Бераздан аны район эчке эшләр бүлегенә чакыралар. Яугир зур канәгатьләнү белән ризалаша. Пенсиягә киткәнче, 30 елдан артык анда үрнәкле эшли, хөрмәтле кеше була. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының медальләре белән бүләкләнә.
Илешле Т.Мөсәлләмов «Батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен», Бөек Ватан сугышының юбилей һ.б. медальләре белән бүләкләнгән. Алар аның батырлыгы турында сөйли.
Тимерзадә Мирзаһит улы Югары Яркәй кызы Нәҗибәгә өйләнеп, бер ул, ике кыз үстерәләр. Йорт тергезеп, матур итеп яшиләр.
Район мәктәпләрендә оештырылган укучылар белән очрашуларда катнашып, сугыш афәтләре, анда күргән авырлыклар турында сөйли, укучыларда патриотизм тойгылары тәрбияләргә тырыша.