Маяк
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
ВРЕМЯ ГЕРОЕВ
7 Май 2023, 22:36

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Кеше ата-бабалары истәлеген никадәр күбрәк кадерли, шулкадәр бу дөньяда үз урынын яхшырак аңлый, хәзерге вакытта илдә булган хәлләр өчен үз җаваплылыгын тирәнрәк тоя: тарих яңадан языла.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Кеше ата-бабалары истәлеген никадәр күбрәк кадерли, шулкадәр бу дөньяда үз урынын яхшырак аңлый, хәзерге вакытта илдә булган хәлләр өчен үз җаваплылыгын тирәнрәк тоя: тарих яңадан языла. Без барыбыз да үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен җаваплы булуыбызны яхшы аңларга тиеш. Ата-бабаларыбыз да - безнең хәзерге яшәвебезнең тамыры, намус, вөҗдан, дәрәҗә чыганагы. Үземә һәм гаиләм өчен шәҗәрәләрне өйрәнү һәм белү, документларны, фотокарточкаларны, ата-бабаларым белән бәйле тарихларны буыннанбуынга саклау һәм тапшыру бик мөһим, ди исәплим. Шуңа күрә тыныч тормышыбыз өчен сугыш яланында батырлык күрсәткән бабаларым турында язарга булдым. Мәгълүматлар гаилә архивыннан һәм интернет челтәренең рәсми сайтларыннан алынды.

Тормыш иптәшем Илнур Фаил улы ягыннан бабалары Усман Ибраһимов һәм Хәмит Шәгалиев, үземнең яктан Мортаза Гыйләҗетдинов һәм Солтан Сәлемгәрәев Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Усман Ибраһим улы Ибраһимов 1906 елның 13 мартында Иске Дөмәй авылында Фәзилә һәм Ибраһим Зариповларның крестьян гаиләсендә икенче бала булып туган. Укырга һәм язарга авыл мәдрәсәсендә өйрәнә. Арытаба, 1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачылгач, Усман укуын биредә дәвам итә. 18 яшен тутырганнан соң, 1928-1930 елларда хәрби бурычын үти.

 

Армиядән соң, 1930 елларда «Сүдәм» колхозы рәисе була. Шул чорда Усман күрше Үрмәт авылыннан Мәрфуга Шакирҗан кызы белән бергә гаилә кора. Бер-бер артлы ике уллары, ике кызлары туа. Кызганычка каршы, беренче улларын югалталар.

1941 елның 10 августында Усман фронтка китә. Хезмәтен 132 нче мотоукчылар дивизиясе взводы командиры ярдәмчесе булып башлый. Аннары Бөек Ватан сугышы фронтында 1942 елга кадәр 175 нче аерым кавалерия полкы составында пулемет эскадроны кавалеристы вазифасында була. Миллерово станциясе районындагы сугышларда часть чолгап алына. Камалыштан чыкканда, Усман немецлар тарафыннан әсирлеккә алынып, анда 1942 елның августыннан 1943 елның сентябренә кадәр була.

Миллер шәһәренең Дулаг-125 концлагеры (Миллер чокыры) вакытлыча, күчерү лагеры булган, анда хәрби әсирләр ачык һавада тотыла. Миллер чокырыннан соң, Усманны Ясло (Польша), аннары Украинаның Шепетовка шәһәренә җибәрәләр. Анда ул урман хәзерләүдә эшли.

1943 елның сентябрендә урманда биш кешелек төркем белән эшләгәндә сактан кача. Б.Коканов җитәкчелегендәге «Ватан намусы өчен» дип аталган партизаннар төркеменә кушыла. Совет гаскәрләре фронты Кызыл фронт шәһәре Глиникка якынлашканда партизан отряды Совет Армиясе частьлары белән кушыла. 1944 елның декабрендә махсус тикшерүләрдән соң бабам 887 нче укчы полкына автоматчы итеп алына, аның составында фронтта катнаша.

1945 елның 17 мартында немец территориясендә барган сугышларда сул кулына яра ала һәм Днепропетровск шәһәренең 2543 нче эвакогоспиталендә дәвалана. Шулай, ул фашизмны җиңү бәйрәмен госпитальдә каршылый. Савыкканнан соң, авылга кайтып, «Биш партизан» колхозына эшкә керә. Бәхетле гаиләдә сугыштан соң өч бала дөньяга килә.

Усман Ибраһимов пенсиягә кадәр колхозга тугрылыклы була һәм аннан соң да эшләвен дәвам итә. 1980 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. 1996 елда 89 яшендә дөнья куя.

Сугыш ветераны «Батырлык өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Хәмит Шәгали улы Шәгалиев 1917 елда Иске Дөмәй авылында туган.

Гаиләдә 12 бала була. Ул – 11нчесе. Авылда 4 еллык мәктәпне, тракторчы курсларын тәмамлый, колхозда эшли. Әнисенә ярдәм итү максатында 1932 елда Белорет шәһәренә эшкә чыгып китә. 1935 елда Новосибирскида урман кисүче була. Өч елдан соң армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта танк частенда хезмәт итә. 1939 елда совет - япон сугышында катнаша. 1940 елда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта. Бакалыда механизатор курсларын тәмамлагач, белгечлеге буенча Үрмәт авылында эшли.

Хәмит 1941 елның 29 июлендә авылдашлары белән бергә сугышка китә. Днепропетровск станциясеннән аларны вагонда Ржев шәһәренә җибәрәләр. Аннан Смоленск шәһәренә юллана. 780 нче укчы полкына алына. Арытаба баш командующий боерыгы буенча Сергей Лазоның атаклы партизан бригадасына күчерелә. 1942- 1944 елларда шартлатучы була. Эшелоннарны, күперләрне, сугыш кирәк-яраклары складларын юк итүдә катнаша. Сугыш юлын 2нче гвардия мотоукчылар бригадасы составында уза. 1944 елда Минск шәһәрендә партизан парадында катнаша. 1942 - 1944 елларда 5 нче артиллерия полкында шофер була. Иптәшләре белән барган машинага авиаснаряд эләгә. Сул тез буынга, сул култыкка һәм уң аягына снаряд кисәкләре белән авыр яра ала. Госпитальдән соң, II группа инвалидлык ала.

1944 елның ноябрендә аның пехотасы Крустхолма районында дошманның ут позицияләрен басып алуга ут ача. Дошманның артиллерия уты алышны алып баруга комачаулый. Орудие урнаштыручы Хәмит Шәгалиев расчет составында ут алып баруын дәвам итә, нәтиҗәдә дошманның контрһөҗүме уңышсыз ала. Пехота, артиллерия уты ярдәме белән, үз максатына ирешә.

Җиңүне госпитальдә каршылый. Аннары туган авылына кайткач, колхозда мөдир булып эшли. Авыл кызы Әскәпҗамал Галихановага өйләнә. Дүрт балага - Сәгыйт, Хәүлә, Хәлидә, Халиткә гомер биреп үстерәләр.

1996 елда Хәмитне паралич суга. 7 ел мәкерле авыру белән көрәшергә туры килә аңа. 2003 елда 86 яшендә вафат була.

Х.Шәгалиев «Батырлык өчен», «Жуков», “II дәрәҗә Ватан сугышы партизаны” медальләре, “ I дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, 1941-1945 еллардагы фронтовик билгесе белән бүләкләнә.

Картәтием Мортаза Гыйләҗетдинов Базы-Куян авылында туган. Тормыш иптәше Галия белән Фәнис, Димбәрә, Дәүләгә гомер бирәләр. Фронтта 64 нче гвардия укчы полкында, 21 нче укчы дивизиясендә укчы булып хезмәт итә. Кызыл Армияче. 1202 нче укчы полкы составында хәрби юл үтә, Мәскәү янындагы контрһөҗүмдә катнаша. 1942 елның 3 гыйнварында Калинин һөҗүм операциясе вакытында сугыш яланында һәлак була. Кызганыч, Мортаза Мостафа улының фотосы юк. Без аның сугыш яланында Ватаныбыз өчен батырларча һәлак булуы белән горурланабыз.

Солтангәрәй Сәлемгәрәев Карабаш авылында туган.

Авыл укытучысы Мәрьям Нурмөхәммәтова белән гаилә кора. 1942 елда фронтка китеп, 1945 елда исәнсау кайта, әмма парадта катнашмый. 1946 елда Япония сугышында була. Дивизион политрук, өлкән лейтенант, старшина булып хезмәт итә. Сталинград дивизиясендә катнаша. «Хәрби казанышлары өчен» медале дошман оборонасын җимергән өчен бирелә. «Батырлык өчен» медален көчле сугыш вакытында батырлык өчен ала. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале бар.

Бөек Ватан сугышы тарихы, беренче чиратта, гаилә тарихы. Без үз нәсел-нәсәбәне, сугышта чынлыкта нәрсә булганын белергә тиеш. Тарихны өйрәнү өчен еш кына күптән билгеле булган вакыйгаларга үз карашыңны үзгәртү, аларны башка яктан күрү мөһим. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Һәр геройның батырлыгы истәлекле. Безнең бурыч - кешелек кыйммәтләре системасын формалаштырып, сугышларсыз гаилә тарихын саклап калу, буыннан-буынга тапшыру.

Гүзәл Ибраһимова, Түбән Яркәй авылы.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: