

Бүген сугыш ветераннары санаулы гына калып бара. “1941- 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” медален алучылар арасында Түбән Яркәй авылында яшәүче сугыш ветераны Сафетдин Голаманов та бар.
Сафетдин Әгъләметдин улы Түбән Яркәй авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып, тырыш булып үсә. Хезмәт юлын «Башкортстан» колхозында бригадир ярдәмчесе булып башлый. Арытаба Түбән Яркәй сөтчелек фермасында учетчы була. 1944 елда армия сафларына алына һәм Ырынбур өлкәсенең Тоцкий полигонында хәрби әзерлек курслары үтә, Япон сугышында катнаша. Кыю яугир 1951 елның 14 маенда туган якларына аяк баса. Тракторчылар курсын тәмамлый һәм «корыч ат»ны иярли башлый. Үз эшен яратып, осталык белән башкара. Арытаба Түбән Яркәй сөтчелек фермасында терлекче булып эшли. Кышын малларны фермада тәрбияләсә, җәйгелектә көтүлекләрдә йөртә. Лаеклы ялга чыккач та дистә елдан артык фидакарь хезмәт сала ул.
Сугыш михнәтләре белән чыныккан көчле рухлы Сафетдин Әгъләметдин улы белән изге күңелле, сабыр холыклы Мөслимә Госман кызы матур гомер юлы үтәләр. Ветеран бүген дә сокланырлык күркәм дөнья көтә. Ишек алы күз явын алырлык матур чәчәкләргә күмелеп утыра, бакчасында яшелчә, җиләкҗимеш үстерә. Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булып, күршеләре, дуслары белән тату яши. Бәйрәм табыннарында, коръән ашларында –ул табын түрендәге хөрмәтле кунак.